Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балачакны озынайту

Саба районы Югары Утар интернат-йорты.

Балалар йортыннан һәрвакыт авыр тойгы белән чыгам. Үземә төбәлгән йөзләгән күз карашыннан куырылып киләм. Ул гөнаһсыз күзләр: «Ни өчен мин мондый язмышка дучар ителдем?!» – дип сорый кебек. Ә менә Саба районы Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортыннан бөтенләй үзгә тәэсирләр белән кайттым. Яткан җиреннән кузгала алмаган бала елмаерга тырышып сиңа кулын суза. Бала дип, аңа инде унҗиде яшь, ә гәүдәсе ике яшьлек сабыйныкы кебек. Ләкин ул аны белми, ә янына килгән һәркемгә сөенә…

 

ЧАРАСЫЗЛЫК?!

Мондый балалар белән берен­че очрашкангамы, башта үзем­не ничек тотарга да белмәдем. Бер урында таптанып тик торам. Тәрбияче апалары:

– Янына барыгыз, әнә Зәринә сезгә елмая, – диде.

Икенче караватта тагын шундый ук сабый гәүдәле бала ята.

– Бу балаларга ничә яшь? – дип сорыйм интернат-йортның өлкән тәрбиячесе Люция Ибәтул­линадан.

– Төрлесе бар. Биш яшьлекләре дә, унҗиде яшендәгеләре дә…

Әлеге бүлмә йөри алмый торган балалар өчен дип махсус эшләнгән икән. Ортопед матраслары, күтә­релә-төшә торган махсус кара­ватлар… Тагын шунысын әйтергә кирәктер: бүлмәләр иркен, аллы-гөлле, якты төсләрдән тора.

– Бүгенгесе көндә интернатта 81 бала тәрбияләнә, – диде Лю­ция Ибәтуллина. – Шуларның 35е ятып кына тора. Аларны кече тәрбиячеләр көн саен юындыра. Аларга рәхмәт, үз вазыйфаларын бик тырышып үтиләр. Йөри алмый торганнар арасында 30–40 килолы балалар да бар. Аларны бит күтә­рергә, төшерергә кирәк.

Бу эшләрнең барысы да хатын-кызлар җилкәсендә икәнен белгәч, биредә эшләүнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен чамалавы авыр түгел…

Физик яктан әзерлекле, чыдам булу – бер хәл, биредә рухның нык­лыгы да кирәк. Һәрхәлдә, фотограф кызга да, шәхсән үземә дә аралашу процессы җиңел бирелмәде. Мон­да эләккәч, тормышка бөтенләй икенче күзлектән карыйсың: дөньяның кемнәре генә юк! Тәэ­сирләргә тиз бирешүчән кешеләр биредә озак эшли алмый – гариза язып үз теләкләре белән китәләр икән.

Коридорның бер башында әллә нинди сәер тавыш ишетелде.

– Курыкмагыз, – диде Люция ха­ным. – Монда бит акылга зәгыйфь балалар, төрлесе бар. Кемдер сә­гатьләр буе әнә шулай акырырга мөмкин, икенчеләре идәнгә ятып бәргәләнә. Аларны тынычланды­рабыз, юатабыз.

– Агрессия күрсәткәннәре дә бармы? – дим.

– Була инде. Шуңа балаларны беркайчан да үзләрен генә кал­дырмыйбыз. Тәрбиячеләр тәүлек буе кизү тора.

– Малайлар, кызлар аерым бүлмәләрдә яшиме? – дим.

– Әйе, яшь аермасына карап та бүләбез. Бездә кызларга кара­ганда ир балалар күбрәк.

81 баланың 13е генә тома ятим икән, калганнарының әтисе яки әнисе исән. Дөрес, аларның күбесе ата‑ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Ә 15 баланы ата‑анасы үз теләкләре белән, гариза язып китергән.

– Гаҗәпләнәсе юк, – ди интер­натның өлкән тәрбиячесе. – Мон­дый балалар белән бик авыр. Кү­бесенең берничә төрле диагнозы бар: акылы зәгыйфь – бер кимче­леге булса, церебраль паралич – икенчесе. Өченчеләренә даими рәвештә табиб күзәтүе кирәк. Менә шундый очракларда ата‑ана бала­сын интернатка бирү өчен гариза яза. Чарасызлыктан дияр идем: тормышны алып барырга, баш­ка балаларны да үстерергә кирәк бит…

– Димәк, биредә тулы, яхшы гаиләдән булган балалар да яши? – дим.

– Әлбәттә. Андый гаиләдәге ата-аналар балалары янына килеп йөри. Мисал өчен бер гаилә бар: ата кеше университет укытучысы, ана кеше дә зыялы, югары белемле. Өченче балалары акылга зәгыйфь булып туган. Малай шактый аг­рессив, аны гел күзәтеп торырга кирәк. Сигез яшенә җиткәч, ата-анасы аны интернатка бирергә мәҗбүр булган. Ничек кенә сәер, куркыныч яңгырамасын, әлеге оч­ракта бу – дөрес карар. Балага мон­да барлык шартлар да тудырылган, ул кыенлык күрми. Ә өйдә әти-әнисенә, ике апасына бик авыр булыр иде.

1-3

Интернатның «әтисе» –Имаметдин Гәрәев.

 

1-2

Өлкән тәрбияче Люция Ибәтуллина һәм музыка җитәк­чесе Ландыш Хам­матова

 

«АЛТЫН ЙӨРӘКЛЕ КЕШЕ»

Югары Утар интернат-йорты­на килгәнче үк, аның директоры Имаметдин абый Гәрәев турын­да бик күп җылы сүзләр ишеткән идем. РСФСРның атказанган со­циаль тәэминат хезмәткәре, Та­тарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ор­дены медале иясе, «Алтын йөрәкле кеше» исеменә лаек булган, «Рос­сиянең иң яхшы кешеләре» эн­циклопедиясенә кертелгән, тагын башка дистәләгән мактау грамо­талары, билгеләре алган җитәкче ул. Хәер, бу очракта әлеге сүз бик үк туры да килми: интернатта аны җитәкче итеп түгел, ә әти дип күрәләр. Дөресрәге, шулай дип атап йөртәләр.

Имаметдин абыйга апрель аенда 79 яшь тулган. Шуның илле өч елын ул Югары Утар интернат-йортында эшли. Яшьлеге дә, картлыгы да би­редә узган дигәндәй.

– Бик сирәк ир‑атлар гына авы­ру балаларны үзенеке кебек якын күреп, шулар өчен яши ала, – диде интернатның музыка җитәкче­се Ландыш Хамматова. – Безнең директор аларны ихластан якын итә. Бала күңелен алдап булмый, диләр бит. Имаметдин Гәрәевичны күрүгә, алар аңа әллә каян елмая, күпләре «әти» диеп эндәшә.

Имаметдин абый белән аның бүлмәсендә очраштык. Стенага беркетелгән күпсанлы диплом-грамоталарга күзем төште:

– Монда әле барысы да түгел. Кырык тугыз ел интернат ди­ректоры булып эшләү дәверендә җыелган инде, – дип елмаеп куй­ды җитәкче. – Кайбер конкурс­ларга миңа әйтмичә дә кызлар үзләре документларны тутырып җибәргән. Әле быел тагын берничә конкурста катнашырга тәкъдим иттеләр. «Җитәр инде, башкалар да алсын исемнәрне», – дидем.

Имаметдин Гәрәев Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интер­нат-йортына Минзәлә медицина училищесын тәмамлагач килә. 1965 нче ел була ул.

– Район хастаханәсендә дә урын бар иде, тик мин интернатны сайладым, – диде Имаметдин абый. – Күңел шундый: балачак­та зәгыйфь яшьтәшләремне баш­калардан якладым, булышырга тырыштым. Илле ел элек интернат агачтан ясалган иске бер бинада урнашкан иде. Ут кермәгән, лам­па белән яшәдек. Тау астындагы чишмәдән көн саен көянтәләп су ташыдык. Сигез чакрым ерак­лыктагы Шәмәрдән урманына ба­рып, кышын ягар өчен 8–9 вагон утын әзерләдек. Тик салкыннарда мичнең җылысы әллә ни озакка җитми – балалар салкын тиеп еш авырыйлар иде. Әле бит өслә­рендә пальто, башларында бүрек, кулларында бияләй…

1969 елда Имаметдин абыйны интернатның директоры итеп билгелиләр. Һәм шуннан башлана инде. Ярдәм сорап кемнәргә генә мөрәҗәгать итми: матди ярдәм күрсәтә алырдай аерым кешеләргә дә, җирле җитәкчеләргә дә, район башлыгыннан башлап – министр­лыкка кадәр. Тырышлык юкка китми: интернат өчен яңа бина төзелә, балаларның яшәү шартла­ры бер әкият дөньясына әйләнә.

– Балалар хәзер «Мин мөстә­кыйль яши алам!» дип исемләнгән программа буенча укый, – диде Имаметдин абый. – Авыруына ка­рамастан, һәр баланы укытырга омтылабыз. Бездә исем-фами­лиясен яза белмәүче бала сирәк. Дөресен әйтим, бу балаларның иң рәхәт чаклары биредә уза. Бездән киткәч, алар зурлар өчен булган махсус интернатка эләгә. Ә анда мондагы шартларның кү­бесе юк. Нинди генә авыру булса­лар да, яхшы белән начарны алар бик яхшы аңлый. Кызганыч, без­нең кебек шартлары булган махсус интернат республикада бүтән юк.

Тәрбиячеләр, аның белән бергә директор да, һәр баланы күз яшьләре белән озатып кала. Азмы‑күпме акылы булган ба­лалар үзләре дә аерылышу сә­гатендә үрсәләнеп елый икән. Әйтерсең, алда нәрсә көткәнен аңлый алар, күңелле балачагы белән хушлаша…

– Бездә балалар 18 яшькәчә яшәргә хокуклы иде, – ди Имамет­дин абый. –Малай-кызларыбыз­ның балачакларын озынайту мак­сатыннан кайларга гына язмадым. Шөкер, безне ишеттеләр. Хәзер балаларыбыз 23 яшькәчә биредә яши ала. Минем өчен бу зур сөе­неч. Димәк, аларның балачаклары тагын биш елга озынайтылды.

Имаметдин Гәрәев белән шәхси тормышы турында да сөйләштек. Егерме бер ел элек тормыш иптәше инфаркттан кинәт вафат булган. Ул да гомере буе интернатта табиб булып эшләгән.

– Интернат хәзер эшем дә, өем дә, – ди директор. – Көне‑төне монда мин. Хатынымның үлемен бик авыр кичердем. Шушы балалар тормышка кайтарды булса кирәк. Балалар ун күзләп көтеп торалар, шулар өчен дип йөреп, үз кайгы­ларымны да оныттым. Бердәнбер улыбыз Түбән Камада яши, лаеклы ялга чыкты инде. Ул да, безнең кебек, табиб һөнәрен сайлады.

1-11

1-13

1-8

1-6

1-5

1-4

ЯҢА ЙОРТ

Әле ике ел элек кенә интернат­ның яңа корпусы төзелгән. 1200 квадрат метрлы ул. 55 миллион сумга эшләп чыкканнар.

– Президентыбыз Рөстәм Миң­нехановка зур рәхмәт, – ди дирек­тор. – Беркайчан теләк-гозере­безне кире бормый. Аның бирегә килгәне дә бар. Безнең ничек эшләвебезне, балаларның нинди шартларда тәрбияләнүен белеп тора.

Элек ятып кына торучы бала­лар кысан бүлмәләрдә яшәгән. Яңа корпус ачылгач исә, авыру балаларга да, барысы да бик күпкә җиңеләйгән. Махсус юындыру бүлмәләреннән башлап, заманча технологияләргә кадәр кертелгән. Мисал өчен, хәрәкәтләнергә авыр булган балалар өчен кинезотера­пия, «Адели» дәвалау костюмы, «Атлант» тернәкләндерү пнев­мокостюмы һ.б. сатып алганнар. Дәвалау өчен кирәк булган тагын әллә нинди колак ишетмәгән җи­һазлар бар биредә.

– Әлбәттә, безнең балалардан тулыканлы сау-сәламәт кеше ясап булмый инде, тик бу җиһазлар

аларның сәламәтлеген ныгыта, тотрыклы халәттә тотарга ярдәм итә, – диде интернатта эшләүче шәфкать туташлары.

Интернат үзе берничә корпус­тан тора. Мондагы пөхтәлекне, матурлыкны күргәч, аптырап та, сокланып та куясың. Хәтта урам­да зур сәхнәгә кадәр эшләп куй­ганнар. Анда җәен концертлар, төрле чаралар уза икән. Эстрада артистлары биредә – даими ку­нак. Шулай ук аерым җитәкчеләр, хәйриячеләр – Югары Утар интер­нат-йортында булган кешеләрнең исемнәрен саный китсәң, бер жур­нал гына җитми.

– Безгә бер килгән кеше янә килә, – ди Имаметдин абый. – Күбесе моннан күз яшьләре белән китә. Безнең проблемалар чүп кенә икән, диләр. Шуннан соң тормышка икенче күз белән карый башлаучылар да шактый.

Интернатның үз зоопаркы бар. Анда нинди генә кош-корт, хайван юк! Тавык-чебидән башлап, аккош, пони, маймылларга кадәр. Балалар хайваннарны ашата, алар белән сөйләшә, уйный, атларга утырып йөриләр.

– Үзенә күрә бер терапия бу, – ди Имаметдин абый. – Интернатта хайван, кош-кортлар яши башла­ганга унбиш еллап инде. Кызык өчен генә дип алып кайткан идем, шуннан китте. Ул хайваннарны бүләк итеп тә бирәләр, сатып та алабыз. Әлбәттә, аларны кыш­лату бер дә җиңел түгел. Тик ул җан ияләреннән башка да булмый: балалар да, үзебез дә ияләндек. Кайберләре өчен бу бигрәк тә мө­һим: тынгысыз балалар хайваннар янына чыккач тынычлана, кәефлә­ре яхшыра…

Интернатның 7 гектар җире бар. Ул аларга чын-чынлап акча ки­терә. Җылытыла торган теплица эшләгәннәр. Март аеннан ук анда үсентеләр, яшел тәмләткечләр утырталар. Кыяр, помидор, бо­рыч – барысы да үсә биредә. Бала­лардан калганын сатуга чыгаралар.

– Әйе, балаларның интернат­тагы тормышлары көйле, нурлы, ямьле икән. Ә аннан соң? Барысын да өлкәннәр өчен булган махсус интернат көтәме? Гаиләләренә кайткан очраклар, тормышта үз юлын тапкан кешеләр бармы? – дим директорга.

– Сирәк кенә интернаттан үз гаиләләренә яңадан кайткан оч­раклар була. Ә тормышта үз юлын тапканнар… Хәзер балалар мон­дый җирләргә кат‑кат комиссия узып килә. Ә безгә иң авырларын җибәрәләр. Кызганыч, ничек ты­рышсак та, без алардан сау кеше ясый алмыйбыз. Шулай булгач, тормышта үз юлын табуны баш­качарак аңларга кирәк. Мөстә­кыйль рәвештә, үз-үзеңне карап яши алу – безнең балалар өчен иң кыйммәтлесе шул.

Шулай да бер очрак бар. Бер­ничә ел элек кабинетыма яхшы киенгән, бик акыллы сөйләшүче бер ир‑ат килеп керде. «Имамет­дин Гәрәевич, исәнмесез, сез мине таныйсызмы?» – ди. Танымадым. Мин әйтәм, кайчандыр безнең интернатка булышкан кешедер. Баксаң, 1980 нче елларда бездә тәрбияләнгән, биш ел яшәгән икән. Интернаттан соң туганна­ры аны Мәскәүгә алып киткән. Шунда белем алган, эшкә урнаш­кан. Соңрак үзенә бизнес ясаган. Өйләнгән, ике сау-сәламәт бала­сы бар. Хәзер дә без аның белән аралашып торабыз. Бәйрәмнәр үткәргәндә Мәскәүдән кайта, матди яктан да ярдәм итә. Ләкин бу очрак искәрмә генә. Күрәсең, комиссия малайны тикшереп тормаган, начар укыгач, тоткан­нар да интернатка җибәргәннәр. Югыйсә акыллы, үткен егет бул­ган. Әйткәнемчә, хәзер балаларны кат‑кат комиссия аша уздырып тикшерәләр. Бүген андый балалар безгә берничек тә эләгә алмый. Шулай да кайвакыт могҗизалар була. Кем белә, бүген биредә тәр­бияләнүче балалар арасыннан да Мәскәүдә яшәүче егетебез кебек кеше чыгар…

…1 июнь – Россия күләмендә Балаларны яклау көне. Еш кына уйлана идем: ни өчен балалар көне генә түгел, ә яклау да. Аларны кемнән яклыйбыз? Аллага шөкер, сугышлар бармый, ул-кызлары­быз нәрсә ашыйсылары килсә, шуны ашый, кия, уенчыкларның ниндие генә юк… Югары Утар интернат-йортына баргач, әле­ге сорауга җавап таптым: менә бу балалар яклауга мохтаҗ. Алар өчен өзелеп торучы әти-әнилә­ре юк, алар үз-үзләрен яклый да, саклый да алмый, акыллары зә­гыйфь, аяк-куллары йөрми. Янна­рында олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәм итәрдәй кешеләр булмаса, бу балалар озак яши алмас иде. Мең рәхмәт, интернатта тәрбиялә­нүче малай-кызларның янәшәлә­рендә андый кешеләр бар. Димәк, аларга бәхет елмайган.

1-9

1-10

1-12

Фотограф: Лилиана Вәлитова

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев