Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар иҗаты үзәгендә чит телләр фестивале булып узды

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чит телләрне өйрәнүен камилләштерү, талантлы балаларны ачыклау максатыннан, 22 март көнне Балалар иҗаты үзәгендә традицион чит телләр фестивале булып узды.

Фестиваль районның 18 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 110нан артык баланы җыйды. Бәйге өч юнәлеш буенча үткәрелде: «Җыр», «Шигъри әсәр», «Театральләштерелгән тамаша». Фестивальдә катнашучылар рус, татар һәм башка милләт әсәрләрнең инглиз телендәге композицияләрен башкардылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев