Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар космонавт “булды”

12 апрель көнне Югары Утар балалар йортында, тәрбияче Гөлнара Хәбибуллина балалар белән берлектә, 12 апрель – Космонавтика көненә багышланган мавыктыргыч чара үткәрде. Чарада 8 бала катнашты.

    Бу чараның максаты:

·  Космик пространствоны өйрәнүдәге уңышларны өйрәтү;

· Дөньяны танып-белү эшчәнлеген үстерү;

· Әйләнә -тирәлектә баручы күренешләрне аңлауларына этәргеч бирү;

· Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү;

     “12 апрель - Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше - очучы космонавт -  Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Узган гасырны галимнәр, язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернетика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Чыннан да, 1957 елның 4  октябрендә Советлар Союзында Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы күпләр өчен көтелмәгән вакыйга, могҗиза булды. Ясалма күк җисеме зур да, авыр да түгел иде: диаметры 580 мм, массасы 83,6 кг. Совет иленең космостагы көмешсыман ак шар рәвешендәге беренче “вәкиле” нең , 15 һәм 7,5 метрлы дулкында эшләгән ике радиотапшыргычы яңгыраган “бип-бип” дигән сигналлары космик эра башлануы турында игълан итте. 

     12 апрельгә багышлап без балалар белән космос һәм күк җисемнәре турында китаплар укыдык, рәсемнәр карадык, кызыклы табышмаклар чиштек һәм дә космонавтика көненә багышланган  почмак та ясадылар”,– дип хәбәр итә тәрбияче..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев