Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар сәнгать мәктәбендә узып баручы елга хисап ясадылар

Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы узып баручы елны матур уңышлар белән тәмамлый

 Кичә балалар сәнгать мәктәбендә отчет концерты һәм гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Программада иң якты, яхшы укучылар катнашты, аларның тырышлыгы, тынгысыз хезмәтләре игътибарсыз калмады. Укучыларның  күбесе шәһәр, төбәк һәм халыкара конкурсларда, чараларда үзләрен танытырга өлгергән, ә кайберәүләре музыка дөньясында тәүге адымнарын гына ясый башлаган. Укучылар тамашачыларга, педагогларга һәм ата-аналарга укыган вакытта өйрәнгәннәрен  күрсәттеләр. Концертта мәктәпнең барлык юнәлешләре буенча укучылар чыгыш ясады: инструменталь башкару, сольный һәм ансамбль программалары, шулай ук вокал һәм хор юнәлеше. ДШИ фойесында укучыларның эшләреннән киңәйтелгән күргәзмәсе эшләде, анда иң яхшы иҗат эшләре тәкъдим ителде.  Отчет концертның  туры эфирын "Саба таңнары"  Вконтакте" социаль челтәре аша күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев