Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар сәнгать мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү эше

Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының төп бурычларының берсе булып-укучыларга үз-үзләрен билгеләүдә, һөнәр сайлауга әзерләнүдә педагогик ярдәм күрсәтү тора. Педагоглар тарафыннан сәләтле балалар белән һөнәри юнәлеш бирүгә мотивация булдыру өчен эш формалары һәм методлары карала.

11 июнь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию бүлеге чыгарылыш сыйныф укучылары, уку йортларына укырга керүче Галиев Р.һәм Мәҗитова А. белән укытучылар Гарипова Г .М., Мөбәрәкҗанова А. З. һәм "Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте" чыгарылыш сыйныф укучысы Миңнеханова И. Р. тарафыннан профориентация эшенең бер ысулы булган -укучыларга һөнәри тәрбия бирү,башкару күнекмәләрен формалаштыру максатыннан әңгәмә үткәрделәр. Мондый эш укучыларны башкару иҗаты белән бәйле һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга әзерләүдә ярдәм итә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев