Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар теләге – изге хыял

Россиядә 2018 елдан алып Яңа ел алды тылсымы тудырылган вакытта кешеләр могҗизага ышансыннар өчен «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе үткәрелә.

 

 

   Россиядә 2018 елдан алып  Яңа  ел   алды  тылсымы тудырылган вакытта  кешеләр могҗизага  ышансыннар өчен «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе үткәрелә. Чара https://елкажеланий.рф

 федераль сайтында оештырыла. Быел акция 15 ноябрьдән старт  алды һәм  катнашу  өчен  заявкалар әти-әни каравыннан мәхрүм калган, шулай ук ишле гаиләдә яшәүче һәм сәламәтлекләре ягыннан чикле 3-17 яшьлек балалар исеменнән  җибәрелә.

   Безнең районнан акциядә катнашучы 4 баланың теләген Рәис Миңнеханов тормышка ашырды. Беренче сюрприз-бүләк Кыш бабай белән Кар кызы район башлыгы исеменнән Сабада  яшәүче 7 яшьлек Альмир Җамалиевка тапшырылды. Уенчыкларга бигрәк тә 4 яшьлек Алим шат булды. Чөнки туганда башына зыян   килгән  Альмир сөйләшми  һәм берни аңламый. Туклануы да зонд аша гына.

“Без акциядә 3нче  елыбызны катнашабыз. Икесендә теләгебез  үтәлде. Балаларның   күңелләрен    күргән җитәкчеләргә зур рәхмәт”,– диде әниләре Ландыш Җамалиева. 

Шундый ук бүләк – “Акыллы  колонка” портатив җайланмасын  Кыш бабай  кулыннан Иске Икшермәдә яшәүче  Нәргизә Миңнебаева да кабул итеп алды. Ун  яшьлек  кыз җырларга, биергә  ярата һәм сәяхәткә бару турында уйлый икән. Диңгезгә бару хыялын инде дүрт тапкыр  “Теләкләр чыршысы” акциясе аша җиткергән булган. Әмма “матди булмаган” категориягә керүче  теләкне үтәүнең  шартлары икенчерәк шул. Аның  каравы Нәргизә хәзер Яндексның  виртуаль  ярдәмчесе  Алиса белән рәхәтләнеп  сөйләшә, музыка тыңлый алачак. Ә иң мөһиме, аның туганнары –  бер апасы, ике абыйсы бар.

  Яңа  ел  алдыннан шулай ук электромобильле булу турында  хыялланган 4  яшьлек Камил Миңнемуллин (Лесхоз) белән Шәмәрдәннән рәсемнәр, макияж ясарга яратучы Риналия Солтангәрәеваның да теләкләре  үтәлде.

  Акция 2024 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев