Балалар язмышы аларның кулында
27 сентябрь тәрбиячеләр көне буларак билгеләп үтелә. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга өйрәтүче тәрбиячеләр хезмәте аерым ихтирамга лаек. Аларның кулында – киләчәк буын. Тәрбиячеләребезнең авыр хезмәтендә түземлелек, иҗади уңышлар, тәрбияләгән балаларның акыллы һәм тәүфыйклы булуларын телибез. Газетабызда да районыбызның балалар бакчалары эшчәнлегенә зур урын бирәбез. Бүгенге сәхифәбез дә тәрбиячеләребез хатларына багышлана.
Бәләкәчләр дусты без…
Балачак – кеше тормышының иң мөһим чоры. Балачак ничек үткән, сабыйны бу елларда тормышта кем җитәкләгән, әйләнә-тирәдә аның акылына һәм йөрәгенә нәрсә кергән – бүгенге сабыйның киләчәктә кем буласы хәлиткеч дәрәҗәдә шуңа бәйле. Кечкенә генә сабый гаиләдән балалар бакчасына килә. Бакчада баланың якын дусты, киңәшчесе, әлбәттә, тәрбияче.
Замана тәрбиячесе нинди булырга тиеш соң? Тәрбия эше зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган эшчәнлек. Шунлыктан, тәрбияче бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга тиеш. Ә моңа эзләнүчән, белемеңне һәрчак баетып торганда, үз эшенең чын остасы булганда гына ирешергә мөмкин. Мин “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Үз хезмәтемне, балаларны бик яратам. Балалар белән эшләү теләге кечкенәдән үк зур хыял иде. Балачагымнан үк курчакларым белән тәрбиячеле уйнадым. Бу теләк һич күңелемнән китмәде һәм балалар бакчасына эшкә урнаштым. Бирегә беренче тапкыр атлап керүем бугенгедәй хәтеремдә. Группага керү белән кечкенә генә нарасыйлар уратып алды. Алар зур кызыксыну белән миңа, ә мин аларга карап тордым. Эчтән мең сорау борчыды: “Бу сабыйлардан яхшы күңелле, аңлы, зирәк кешеләр ясый алырмынмы?..
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев