Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар журналистика серләренә өйрәнә

Сабада «Балаһөнәр» проекты уңышлы дәвам итә

  Бүген редакциябезгә  Мамалай, Бигәнәй һәм Юлбат балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар килде. Газетаның вебредакторы Илмира Галимуллина нәни кунаклар өчен редакция буенча экскурсия үткәрде. Балалар эш кабинетларын карадылар, редактор, корреспондент, фотокорреспондент, корректор, верстальщик һөнәрләре белән таныштылар. Матбугат музеенда газетаның 94 еллык тарихында тупланган экспонатлар, газета чыгару эшенә бәйле истәлекләр, редакциядә эшләп чыккан журналистларның шәхси әйберләре белән таныштылар. Журналистның эш өстәле, редакциягә озак еллар хезмәт иткән язу машинкасы, тасмалы диктофон, куыклы лампа, иске телефон аппараты, типография клишелары, фотоаппаратлар  хәзерге заман балалары өчен аеруча кызыклы тоелды. Балалар шулай ук верстка бүлмәсендә газетаның макетын ясау, компьютерда  версткалау эшен дә кызыксынып күзәттеләр. Үзләре белән бергә газетаның бер полосасын да ясап карадык. Шулай итеп, «Саба таңнары»н чыгаруга күпме кеше хезмәте җәлеп ителгәнен, газета почта әрҗәләренә килеп эләккәнче күпме юл аша узганын белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев