Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы узды

Узган атнада балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына 7 материал кертелгән иде.

Эчке эшләр министрлыгының район бүлегеннән алынган биш административ материал тикшерелеп, гаеплеләр комиссия алдында җавап тотты. Саба шәһәр җирлегеннән ике балигъ булмаган бала тәрбияләүче әнигә өйдәге санитария таләпләрен үтәмәве, йорттагы тәр­типсезлек  балалары тормышына тискәре йогынты ясаганы өчен беркетмә төзелгән. Әни кеше белән профилактик әңгәмә үткәрелеп, 500 сум штраф карары чыгарылды. Полициягә учетка куелып, ныклы контрольгә  алыначагы искәртелде.

Саба шәһәр җирлегеннән балалары алдында спиртлы эчемлекләр кулланган әти кешегә төзелгән беркетмә шәхси гаризасы нигезендә үзеннән башка каралды. Комиссия аңа наркологка юллама бирде һәм тискәре гамәле өчен 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Байлар Сабасында яшәүче күп балалы ана да начар гамәленнән арына алмый, полиция хезмәт­кәрләре тарафыннан аңа да балалары янында хәмер кулланганы өчен беркетмә төзелгән. Комиссия бу ханымга да алкогольгә бәй­лелектән дәвалану өчен наркологка барырга дигән карар чыгарды.

Туктар авылыннан булган ана да, үзе әйтүенчә, күп еллардан бирле спиртлы эчемлекләр белән мавыга.  Ул гаебен танып, башка мондый хәлнең кабатланмаячагына ышандырды, дәваланырга теләвен белдерде.

 Социаль яклау-тернәкләндерү консилиумы (МСРК) рәисе Лилия Гайнетдинова социаль яктан имин булмаган гаиләләр белән ведомствоара эш мониторингына йомгак ясау, аларны ачыклауда профилактика системасы субъектларының катнашуы, гомумән алар белән эшчәнлек хакында чыгыш ясады. Рәис әйтүенчә, бүген социаль яктан имин булмаган 11 гаиләдә 18 бала тәрбияләнә. Һәрдаим профилактика субъектлары белән рейдлар үткәрелә. Саба һәм Те­ләче районнарының янгыннар күзәтчелеге буенча баш дәүләт инс­пекторы Айнур Галимуллин социаль яктан имин булган гаиләләргә беренче чиратта янгын датчиклары урнаштыру зарурлыгын да искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев