БАЛКЫП ТОРА АЙЛЫ МАНАРА...
Районыбызның борынгы гыйбадәтханәләренең берсе- Явлаштау мәчетенә 95 ел тулды. Ул манарасы киселми калган бердәнбер иман йорты, республикабызның “Мәдәни мираслар” исемлегенә кертелгән тарихи ядкарь булып исәпләнә. Мәчет юбилеен авыл халкы Явлаштау мәдәният йортында зурлап билгеләп үтте.
Бәйрәм чарасына зур кунаклар- ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мифтахов, район җитәкчеләре, дин әһелләре килде. Махсус сценарий нигезендә алып барылган кичәдә авылның дини тарихы барланды, дин әһелләре искә алынды, мәчет турында истәлекләр яңартылды. Тарихи чыганакларга күз салсак, беренче иман йорты бу авылда 1871 елда ук төзелгән була. 1924 елда көчле янгын чыгып, авылдагы 17 хуҗалык юкка чыга, ут телләре мәчетне дә читләтеп үтми. 1925 елда баерак тормышта яшәгән Шәймөхәммәт исемле кеше Габделбәр мулла белән һәр хуҗалыктан 2шәр бүрәнә, такталар җыеп, бераз урманнан агач та юнәтеп, Киров өлкәсе осталарына мәчет бинасын яңадан эшләтә. Бөтен авыл халкы җыйналып ай куялар. Биредә 30нчы елларга кадәр азан тавышы өзелми. Колхозлашу чоры башлангач, дин бетерелә, авыл мулласы Габделбәр хәзрәтне дә гаиләсе белән Себергә сөргенгә озаталар. Мәчет манарасын кисәргә дип килүчеләрнең бер өлешен халык үзенчә “кунак” итә. Төнге “сыйланулар”дан соң манараны кисә алмыйлар,”ярар, кистек дип әйтербез” дип китеп баралар. Әмма манарага һөҗүм итүләр моның белән генә тәмамланмый әле. Бу чорда колхоз рәисе булып һади исемле кеше эшли. Көннәрдән бер көнне әтисенә “Мин мәчет манарасын кистерәм “ дип кайтып әйтә. “Син мәчет манарасын кистерсәң, мин чыгып асылынам” дип, әтисе каршы төшә. Шул сүзләрдән соң рәис бу яман уеннан кире кайта. Әлеге вакыйганы кичә барышында авыл үзешчәннәре сәхнәдә сурәтләп тә күрсәттеләр. Бу күренештән тәэсирләнгән тамашачыларның күбесе күз яшьләрен яшерә алмады бу мизгелләрдә. Шул вакыйгалардан соң мәчетне 4 еллык мәктәп итәләр. Дин тыелган заманнарда да авылда иман бетми, авыл халкы качып-посып булса да дини йолаларны башкара. Мәчет бинасы озак вакытлар клуб булып тора, аннары китапханә ролен дә үти. 1993 елда реконструкция ясалып, халыкны кабат иманга чакыра башлый. Бүгенге көндә мәчет тулы канлы тормыш белән яши. Өлкәннәр намазга йөри, хатын-кызлар, балалар өчен дини чаралар үткәрелә. Биредә Сабадан килеп дин дәресләре укытучы Рәсимә Рәхимова һәм мөгаллимә Тәслимә Сабирҗановага Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов Рәхмәт хатлары тапшырды. Район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов мәчет имамы Инсаф Галимҗановка район хакимияте исеменнән шамаил бүләк итте (рәсемдә). Мәчеткә 16 ел имамлык иткән Даут хәзрәт Мәрданов турында язылган иншалар конкурсы җиңүчеләре дә кызы Гәүһәрия Әхмәтҗанова тарафыннан бүләкләнде кичәдә. Ахырдан иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән зур табын артында Аллаһы йортының әле тагын да озак еллар халыкны иманга чакырып, әдәп-әхлакка өндәп торуын теләп күмәкләшеп дога кылдылар.
Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/yavlashtau-avyly-mcheten-95-el
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев