Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Барыбызга да шунда барасы...»

Авылларның йөзен, төзеклеген урамнарны бизәп торучы матур, төзек йортлары гына түгел, бу дөньядагы соңгы сыеныр урыныбыз булган-зиратлар да билгели.

  Һәркемнең вафат булган туганнары, якын кешеләре бар. Үлгәннән соң ахирәттә булачакны искә төшерү, әрвахлар өчен дога кылу өчен генә түгел, мәрхүм булган әти-әниләребезнең, якыннарыбызның каберләрен төзекләндерүне, чис­тартуны ниятләп тә киләбез зиратларга. Ә каберстанны матур, төзек хәлдә күрү-күңелгә рәхәтлек би­рә, моңа без генә түгел, Аллаһ хозурына киткән мәрхүмнәребез дә сөенә кебек.

Бу көннәрдә Кызыл Мишә авылында яшәүчеләр дә шушы хисләр кичерешендә яши. Авыл халкының күмәк көче белән бу җәйдә зират коймалары яңартылды. Соңгы тапкыр ахирәт йорты 2002 елда  төзекләндерелә: мәйданын зурайтып, агач штакетник белән уратып алалар. 2021 елда авыл халкы үзара киңәшеп, аны кабаттан яңарту эшенә тотына. Башта профнастилдан зират өе эшләп куялар, кирәкле эш җиһазлары алына, еллар гына түгел, гасырлар буе үсеп утырган озын агачлары киселә. Иң соңгы, төп эш – койма тоту быел башкарыла.

Изге эш бөтен авылны, читтә яшәүче якташларны да берләштерә. Сәдака акчалары тупланып, кирәк-ярак сатып алына, эш төгәлләнгәннән соң, үзара киңәшеп, Коръән уку мәҗлесе үткәрергә, ярдәме тию­челәрне рәхмәт әйтеп искә алырга ниятлиләр. Узган ялларда авыл халкы бәйрәм мәҗлесенә җыелды. Чараның төп өлеше Кызыл Мишә мәдәният йортында узды. Авыл халкына шундый изге эшне бердәм рәвештә башкарып чыкканнары өчен рәхмәт сүзләрен Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, авыл имамы Дамир хәзрәт җиткерде. Саба районы  мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов аеруча зур тырышлык күрсәткән авылның асыл ир-егетләре  Газинур Хәмидуллин, Дамир һәм Закир Таһировлар, Илһам Шәвәлиев, Илгизәр Мөбарәкҗанов, Илнар Шамилов, Рәдиф Гатиятуллин һәм китапханә мөдире Гөлнәзирә Әү­хәдиевага Рәхмәт хатлары тапшырды. Гөлнәзирә ханымга авыл халкы аеруча рәхмәтле. Авылдашлары исеменнән ихлас теләкләрен Гөлҗәүһәр ханым Нәгыймова җиткерде. “Ул бу эшне оештырып, хаман “әйдәләп” йөрмәсә, төзекләндерү озаккарак та сузылыр иде, бөтен мәгълүматны, эш барышын төшереп, авыл группасына куеп барды, телефоны да тузгандыр инде”, – дип  авылдашы Зөлфәт Мөбарәков  үзенә авыл яшьләре, ир-егетләре берләшеп  алган кәрәзле яңа телефон бүләк итте.

Бәйрәм барышында үзенең дә әбисе төп чыгышы белән шушы авылдан булган Лесхоз авылы имамы Әхмәд хәзрәт Сафин Коръән сүрәләре укыды, мәрхүм булганнарның рухына күмәкләшеп дога кылынды.  Авылдашлар әле озак кына чәй табыны артында гапләштеләр, үткәннәрне искә алдылар. Авыл халкын очраштыручы, изгелектә берләштерүче тагын бер күркәм чара булды бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев