Басуларда эшләр гөрли
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районыбыз кырларында күпьеллыклар 13529 гектарда (99 процент) чабылган. Барысы 101460 тонна сенаж (шул исәптән 1645 тоннасы төргәкләнгән) салынган, 8031 тонна печән әзерләнгән. Бу – бер шартлы терлеккә 16,41 центнер азык берәмлеге тупланган дигән сүз
. “Игенче”, “Туган як” хуҗалыкларында сенаж 11 мең тоннадан артты. “Игенче”дә әле тагын 180 гектарда күпьеллыклар чабасы бар, димәк, терлек азыгы запасы әле күпкә артачак. Район хуҗалыкларында сабан культуралары 12524 гектарда яфрактан тукландырылды, 810 гектарда авыруларга, 3206 корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртелде. Хуҗалыклар кукурузның рәт араларын эшкәртүгә дә керештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев