БАТЫРЛЫК ЭТАЛОНЫ, КАҺАРМАНЛЫК СИМВОЛЫ
Моннан 75 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре 872 көн камалышта торган Ленинградтан фашист илбасарларын 60-100 километрга чигенергә мәҗбүр итәләр. Әлеге җиңү зур югалтулар бәрабәренә яулана.
Әйтик, «Невский пятачок» утлы калканында һәр квадрат метрда 17 совет сугышчысы һәлак була. Ленинград һәм Новгород өлкәләрендә барган аяусыз бәрелешләрдә генә дә Татарстаннан 45 меңнән артык кеше ятып кала. Аларның байтагы хәбәрсез югалган исемлегендә йөри. Хәрби комиссариатның Саба һәм Теләче районнары бүлегеннән алынган якынча мәгълүматлар буенча Ленинград фронтында безнең районнан 300дән артык кеше катнашкан. Ә Югары Утар авылында туган якташыбыз, генерал-майор Миңзакир Әпсәләмов Ленинград блокадасын өзүдә зур роль уйнаган 18нче Кызыл Байраклы, Суворов һәм Кутузов орденлы укчы дивизиясенә командалык иткән. Аның дивизиясендә Татарстан вәкилләре дә байтак була. Миңзакир Әпсәләмов дивизиясе Ильмень күленең көньягында дошманны зур югалтуларга дучар итә. Якташыбызның сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе”, I дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Суворов орденнары, дистәләгән медаль белән бүләкләнә.
Ленинград өчен барган сугышларда Туктардан Җәлил Гыйзетдинов 1943 елның 21 гыйнварында, Түбән Шытсудан Байми Мулләхмәтов 17 гыйнварда батырларча һәлак булалар.
Шәһәр камалышында авыр артиллериядә орудие командиры булган, безне Эзмә мәктәбендә тарих фәненнән укыткан Хәлил абый Сираҗиев истәлекләреннән:
– Безнең 1300нче гаубица полкы танклар, туплар, бронемашиналар, снарядлар, пулялар, гранаталар җитештергән Путилов заводын (хәзер Киров заводы) саклады. Тирән итеп землянкалар казыдык. Аның өстенә 6-7 кат тимер юл шпаллары тезелә иде. 1944 елның 14 гыйнварында совет гаскәрләре блокаданы өзү өчен контрһөҗүмгә күчте. Сугышны безнең 1300нче гаубица полкы башлады. Немецларның Пулково тауларында күп кенә дотлары, дзотлары да барлыгы билгеле иде. Беренче булып шуларны юк иттек. 14 гыйнварга каршы төндә алгы сызыкка, ягъни Киров заводы тирәсенә башка артиллерия полклары да, берничә бронепоезд, танклар колоннасы да китерелгән иде. Алар барысы да ут ачтылар. Авиация дә һөҗүмгә күчте, Пулково тауларындагы һәм аның артындагы немец позицияләрен бомбага тотты. Артиллерия әзерлегеннән соң пехотабыз һәм танкларыбыз һөҗүмгә күчте. Без аларны артиллерия уты валы белән озата бардык. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы тәмам өзелде.
2007 елда бакыйлыкка күчкән Хәлил Әмирхан улының вафатын Эзмә халкы зур югалту буларак кичерде. Шушы Пулково биеклегендә Урта Сабадан Салихҗан Шакирҗанов та сугыша, батырлыгы өчен Дан ордены, “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Сабадан Мәхмүт Абдуллин да 17 яшеннән Ленинград блокадасына эләгә, Кронштадт матросы булып сугышта катнаша.
Исән-сауларына килсәк, хәзерге көндә районыбызда Ленинград фронтына 1942 елның маеннан укчы булып кергән, “Батырлык өчен”, “Ленинград оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнгән Хәмит Маметов һәм октябрьдә 95
яшен тутырган Биктимер Ибраһимов яши. Без яуда ятып калганнарның, вафат булганнарның, исәннәрнең батырлыклары алдында баш иябез. Бу каһарманлык буыннан буынга күчеп, халык хәтерендә мәңге яшәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев