Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәхетле картлык кичерә

Бу көннәрдә Аккүл Бигәнәй авылында яшәүче Тимершәех Гыйният улы Гыйниятов 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Аны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова,Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин, хуҗалык җи­тәкчесе Раил Шәймәрданов тәбрикләде.

  Тимершәех Гыйниятов Аккүл Бигәнәй авылында туган. Авылда дүрт сыйныф белем алганнан соң, басуда, амбарда эшли башлый. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәч, тормышны алып бару әнисе һәм балалар җилкәсенә төшә. 1952-1955 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Казанчы Бигәнәй авылыннан    Миңненур исемле кыз белән  гаилә корып, 56 ел гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Биш  оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Ике баласын югалту ачысын татыган Тимершәех абый бүгенге көндә  килене һәм оныклары тәрбиясендә гомер кичерә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев