Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасы бистәсендә 2021 нче ел өчен үзара салым акчасын җыю эше бара

Билгеле булганча, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча үткәрелгән  җыелышларның йомгаклау карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде. Аның нигезендә халыктан әлеге акчаны җыю эше бара.

Нигезләмәгә таянып, әлеге акчаны 15нче январьгә кадәр җыеп бетерү таләп ителә. Аны Байлар Сабасы бистәсе бистәсе, Мәктәп урамы, 31А йорты адресы буенча эш көннәрендә Саба шәһәр җирлеге җирле үзидарә органнары урнашкан бинага килеп түләргә мөмкин (шимбә көнне төшке ашка кадәр дә кабул итәбез). Шулай ук оешма, учреждение, предприятиеләрдән чакырулар кабул итәбез һәм урынга барып эшне оештырабыз. Әлеге акчалар бистәне төзекләндерү өчен тотылачагын истән чыгармыйк, димәк, үзебезгә уңайлы һәм матур булсын өчен тырышабыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев