Байлар Сабасында "Күршеләр көне"
Байлар Сабасы Закир Юсупов урамында урнашкан 13Б, 15, 15А йортлары каршында 6 май көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре “Күршеләр бәйрәме” уздырды.
Чара барышында күңелле конкурслар, уеннар оештырылды. Аниматорлар барлык кунакларны каршы алып, күңелләрен күтәреп, бүләкләр тараттылар. Ә кояш батканнан соң, күмәк фотолар ясап, өстәлләргә утырышып, бәйрәмне дәвам иттеләр.
Ә инде “Күршеләр бәйрәме” турында беренче тапкыр ишетсәгез, мин сезгә шуны әйтим: “Бу чара Сабада өченче тапкыр уздырыла, ә инде үзенең нигезен ул Франция илендә алган. Иң беренче итеп Париж шәһәрендә 1999 елда үткәрелә. Икенче елында ук милли үсеш алган, шулай итеп, безнең якларга да килеп җитте”.
Зөлфәт Галимов фотолары
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев