Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Белемлегә дөнья киң

Һәр елны төрле фән олимпиадаларында зур уңышларга ирешкән укучыларны һәм аларның әти –әниләрен, укытучыларны, белем бирү сыйфаты буенча алдынгы үрләр яулаган мәктәпләрне хөрмәтләү матур гадәткә әйләнде. Күркәм чара “Ямьле Саба” яр буенда тантаналы төстә узды.

“Ел саен сезнең олимпиада бу­­енча яулаган җиңүләрегезгә нә­­­­­ти­җәләр ясыйбыз. Зур уңыш­лар­­га  еллар дәвамында  куйган­ ты­­рышлыгыгыз нигезендә ире­ше­­лә.­  Укучыларга, укытучыларга, әти – әниләргә бик зур рәхмәт белдерәм. Бу уртак тырышлык нәтиҗәсе. Уңышларның елдан-ел­ артуы үз өстегездә даими эш­лә­вегез, укытучыларның тирән бе­лем бирүе белән бәйләнгән. Рес­публикада олимпиадада җиң­­­­­­гән балалар саны буенча  ка­­ра­ганда да­ нәтиҗәләр иң ях­шы­лар­дан.­ Ки­ләчәктә дә шулай­  дә­вам­ итәр­сез дип ышанам”, – ди­де­ үзе­нең тәбрикләү чыгышында район башлыгы Рәис Миңнеханов. 

Районыбыз чын мәгънәсендә үзе­нең тирән белемле  укучы­лары, фәнсөярләре белән горурлана ала. 2023-2024 уку елын­да районыбыз укучылары Бөтенроссия һәм республика фән­ олимпиадаларында барлыгы 189 урын алуга ирешкәннәр, шуның дүртесе Россия кү­лә­мендә яуланган зур җиңү!

Сәхнәгә җиңүчеләр әти – әни­ләре, укытучылары белән  чакырылып, укучылар берсен-берсе алыштырып кына торды.

Сәләтле балалар мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Эльвина Ибу­­шева төбәкара этапта биология һәм химия фәннәреннән призер, муниципаль этапта  химия, биология һәм экология фәннәреннән җиңүче, хокук фәненнән призер булуга ирешкән.  Әлбәттә, Төбәк авылында яшәүче Эльвинаның әти-әнисе Фирая һәм Виталий Ибушевлар да  кызларының уңышы өчен район башлыгының Рәхмәт хатын кабул итеп алдылар.

“Бу бәйрәмдә ел саен катнашабыз. Кызыбыз сәләтле балалар мәктәбендә быел беренче уку елын гына тәмамлый.  Аңа  кадәр Олы Кибәче урта мәктәбендә белем алды. Шулай ук химия, биология фәннәреннән тәбәкара олимпиада да призлы урыннар яулаганы бар иде.  Мондый күр­кәм чаралар укучыларның белемгә омтылышларын тагын­ да арттыра, яңа уңышларга әй­ди. Бик күңелле һәм  кирәкле бәйрәм дип саныйм. Әти-әни буларак бик теләп киләбез. Алдагы елларда кызымның укытучысы буларак та катнашканым булды. Киләчәктә медицина  юнәлешен сайларга уйлыйбыз”, – дип әлеге чара турында фикерләрен белдерде Фирая Ибушева.

Саба урта мәктәбенең физкультура укытучысы Ленар Вафинның олимпиадада җиңү яулаган укучылары  быел да бер сәхнә тулды. Магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия производство идарәсе матур традицияне саклап, Шә­мәр­дән лицее укучыларына ак­чалата бүләкләр тапшырды. Һәр ел саен район hәм республика олимпиадаларында иң күп җиңү яулаган мәктәпләр дә билгеләнеп, Эзмә, Түбән Шытсу – 3нче,  Симет, Мичән – 2нче,  Саба урта мәктәбе һәм сәләтле балалар мәктәбе 1нче  урынны  яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев