Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Белгеч кисәтә: балтырган җиңел генә котыла торган афәт түгел

Балтырган (борщевик) –­­ Россия территориясе буйлап киң таралган агулы, агрессив үсемлек. Аның Сосновский дигән куркыныч төре республиканың безгә күрше Балтач, Арча, шулай ук Питрәч, Биектау районнарында да очрый.

 

 Җиңел генә  котыла торган афәт түгел. Торак пунктларда  аны  бетерү өчен  химик препаратлар  куллану  тыелган. Яфраклары яшь, сабагы 20-40 сантиметр  чагында, биткә-кулга тимәсен өчен махсус кием киеп, балтырганны чабып алырга, тамырын казып өзәргә була.  Бу очракта ул орлык бирә алмый калачак. Авыл хуҗалыгы  җирләре булып  саналмаган  мәйданнарда тоташ тәэсир итүче гербицидлар  кулланырга   мөмкин. Селектив препаратларны кыяклы  үләннәр  чәчү белән куллану  максатка  ярашлы, алар чүп үләненең  үсешен тоткарлый. Җиңел чәчәкләре сәбәпле, орлыклары, җил искәндә, ерак очып китә, ләкин ул даими рәвештә эш алып бара торган кырларда үсми, ә менә елгалар һәм ташландык күләгәле җирләр–алар өчен уңдырышлы урын. Чәчү әйләнешеннән  чыгарылган авыл хуҗалыгы  би­­лгеләнешендәге  мәй­дан­нарны сөреп, дисклап, бә­рәңге, кузаклы  культура­лар  утырту нәтиҗәле. Бал­тырганны топинамбур  үлә­не  кысрыклап  чыгара  ала. Июль-август  айларында  чәчәк  атучы балтырган бүлеп  чыгарган  серкәле тузан  һавага таралып, тын юлларын  да   зарарларга  сәләтле. Тирегә  эләккән очракта тәнне пешерә. Еш кына пешү очраклары балаларда очрый. Шуңа күрә аларга балтырганның зыяны турында аңлату мөһим!

Тәнгә тигән согын тизрәк юып төшерергә, кояш нурлары белән тагын да азып китүдән  сакланырга кирәк. Үзләренең җир участокларында кыргый балтырган үскәнен күргән гражданнар бу турыда “Россельхознадзор”ның территориаль бүлекләренә яки урындагы үзидарә органнарына хәбәр итә ала.

 Васил Кәбиров,

 “Россельхозцентр”ның   Саба районы бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев