Бер коллектив - бер гаилә
Үзенекедәй итеп күргән балалары саны буенча Югары Утар балалар интернат-йорты директоры Имаметдин Гәрәевка тиңнәр юктыр. Чөнки аңа биредә тәрбияләнүчеләр арасында әтисе урынына күреп "Мой папа – Имам" диючеләр байтак.
Ана назының ни икәнен дә белмәүче сабыйлар тәрбиячеләргә "Мама" дип эндәшә. Күп балалы әти дигәндә, интернат-йорт тормышының шул үзенчәлекле ягын да күздә тотуыбыз. Вакытка бәйле “күпьеллык хезмәт” төшенчәсе дә бар. Әйтергә генә ансат, Имаметдин Гәрәевның акылга зәгыйфьләр яшәгән интернатта директор булуына озакламый 56 ел тула. Россия Федерациясенең атказанган социаль-тәэминат хезмәткәре бу учреждениенең традицияләрен саклап кына калмады, аны ныгытуга да иреште. Ул – Татарстанда “Автоном учреҗдениеләр турында”гы Федераль законны гамәлгә ашыру эшенең башында торучы. 2007 елның сентябрендә ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә интернат-йортның социаль хезмәт күрсәтүче автоном учреждение итеп үзгәртелүе эшчәнлекнең камилләшүенә яңа мөмкинлек ачты. Финанс ягыннан дәүләткә бәйсезлек артты, бизнес вәкилләре матди булышлыгы сизелерлек була башлады. “Безгә хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрнең шәҗәрәсен дә төзедек. “Ай-ПИ-Групп” җәмгыяте һәм “Мунча Ташы” спонсорлыгында мәдәни-масса чаралары үткәрү өчен 360 мең сумлык урам сәхнәсе корылды. Учреждениенең яшәвендә хәйриячеләрнең роле бәхәссез, аларның ярдәмен тоймаган бер генә ел да юк”,– ди Имаметдин Гәрәев.
Хәзер интернатта 78 бала яши, шуларның 10сы урын өстендә ята. Җитәкчене ятим һәм әнисе тәрбияләүдән баш тарткан балаларның артуы борчый. Бар күңеле белән алар өчен өйдәге шикелле шартлар тудырырга тырыша. Махсус программага нигезләп “Шәфкать” бүлегендә яшәүче балалар өчен корпус проекты эшләнде, Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән әлеге корпус былтыр файдалануга бирелде, ачылышында Президент үзе дә катнашты..
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Иммам Гараеч . уважуха!!! таза сау бул.
0
0