Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Бер күрешү-үзе бер гомер" дип исемләнгән авыл көне

29 июнь көнне Чәбия -Чурчи авылы клубында "Бер күрешү-үзе бер гомер" дип исемләнгән авылдашлар очрашуы үтте.

Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. Авыл көне исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.
29 июнь көне бу бәйрәм Чәбия -Чурчи авылында гөрләп узды. Ул махсус төзелгән сценарий белән алып барылды. Олы Нырты авылы җирлеге рәисе Сәфәргалиев Рафис    авыл халкын бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Төрле номинацияләрдәге котлаулар да халык күңеленә хуш килде.

Бәйрәмнең икенче өлешендә кызыклы халык уеннары, ярышлар үткәрелде. Беркемгә дә күңелсезләнеп утырырга мөмкинлек бирелмәде, мәйдан гөр килде, һәркем бүләк алды. Уеннарны дәртле бию көйләре алыштырды.  

  Күмер самовары көн дәвамында кайнап торды, һәркем кайнар коймактан авыз итте, шашлык белән сыйланды Түгәрәк табын артында сыйланып, гөрләшеп утыруларга ни җитә! "Бер күрешү-үзе бер гомер" дип исемләнгән авыл көне озак елларга халык хәтерендә сакланыр.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев