Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БЕР МӘКТӘПТӘ ИКЕ ЮБИЛЕЙ­

Бүгенге көндә 100 еллыгын билгеләгән Сатыш урта мәктәбенең тамырлары тагын да ераккарак китеп, бөтен Казан губернасында билгеле данлыклы Сатыш мәдрәсәсенә барып тоташа.

 Екатерина  Iнең  1756 елның 23 август указы буенча мөсел­маннарга мәдрәсәләр һәм мәчетләр ачарга рөхсәте булгач, губернада  кыска вакыт эчендә шактый күп мәдрәсәләр ачыла. Сатыш мәдрәсәсенең төгәл ачылу датасын архивлардан табып булмады. Ләкин мәдрәсәгә кагылышлы бик күп архив докуметлары сакланган һәм алар барысы да 18 гасыр азагына туры килә, тагын да төгәлрәге – 1798 елга. Бу дата Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин язмалары белән һәм мәдрәсәнең соңгы мөдәррисенең кызы Суфия апа биреп калдырган нәсел шәҗәрәсе белән дә чагыша. Димәк, Сатыш мәдрәсәсе 1798 елда ачылган, быел аңа 220 ел. Мәдрәсә бик кадими, искелектән авырлык белән  аерыла алганлыктан, даими рәвештә өяз һәм губерна властьлары тарафыннан тикшерелеп торылган.  Рус телен укытырга  75 ел буена Сатыш халкы  рөхсәт бирмәгән. Ниһаять, 1874 елда мәдрәсәгә китерелгән рус теле укытучысы Г.Йосыповның губернаторга язган шикаяте дә 1798 елны дәлилли. Соңгы елларга кадәр кадими Сатыш мәдрәсәсендә бер төрле дә дөньяви белем бирелмәве турында сөйләделәр һәм яздылар. Ләкин фактлар башка төрле. Сатыш мәдрәсәсе, әлбәттә, Буби мәдрәсәсе кебек алдынгы фикерле булмаган. Мөдәррисебез Габдрахман хәзрәт алтын урталыкны саклый алган. Патша хөкүмәтенә хөр фикерле, тирән белем бирә торган мәдрәсәләр кирәк булмаган. Ул Буби кебек мәдрәсәләрне ябып, хәлфәләрен төрмәгә утырткан. Сатыш мәдрәсенең дөньяви белем дә бирүе хәзер бәхәссез. Биредә укыган шәкертләр үз авылларына кайтып, мәчетләрдә башлангыч мәктәпләр ачканнар. Гомумән, Сатыш мәдрәсәсен тәмамлаучыларны Казан губер­насының бөтен почмакларында, Оренбург якларында, Бохарада, Төркиядә дә күрә алабыз.  Мәдрәсәдә бик алдынгы карашлы мөгаллимнәр дә булган. Шундыйларның берсе Каюм Баһмани була. Бу хәлфә турында күренекле галим Һәм язучы М.Мәһдиев бик тырышып истәлекләр эзләп караса да, таба алмый. Ә ул еракта да булмаган,  К.Баһманиның нәсел тармагы булган Һашим Абдуллин  Юлбат авылында яши һәм анда бу хәлфә турында истәлекләр дә саклана. Алдынгы карашлы хәлфәләр киләчәктә бөтен татар дөньясына билгеле булачак язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре дә әзерләп чыгарганнар. Татарстан Үзәк Башкарма комитетының икенче рәисе Рәүф Сабиров, язучы Мөхәммәт Гали, Миргазиз Укмасый, Л.Гомәр – Сатыш мәдрәсәсе шәкертләре. Соңгы чорда белем алган шәкертләр совет мәктәбенең күренекле укытучылары булдылар. Алар арасында Алабуга педагогия техникумы укытучылары Габдулла һәм Габделбәр Гариповлар, Хәсән Биктимеров (Миңгәр мәктәбе укытучысы, Шәүкәт Биктимеровның әтисе), Габдуллаҗан Гатауллин (Кызыл Мишә мәктәбе укытучысы), Габдрахман хәзрәтнең үз кызы Суфия  халык мәгәрифе отличнигы булалар. Бу мисалларны тагын да дәвам итеп булыр иде.

Сатыш мәдрәсәсенең мөдәррисләре

 ( Исемлектә хата булырга мөмкин)

1. Бикмөхәммәт – имам-хатыйп һәм мәдрәсә мөдәррисе. 2.Ярулла бине Бикмөхәммәт (1794-1869) – имам-хатыйп, мө­­дәррис. 3. Мөбәрәкша бине Ярул­­ла – 1864 елдан мәхәллә имам-хатыйбы. 4. Мөхәммәт, Бикмөхәммәтнең оныгы – 1872 елдан имам-хатыйп, мөдәррис. 5. Габдрахман Мөхәммәтов-Галиев (1872-1837) – имам-ха­тыйп, мәдрәсәнең соңгы мө­дәррисе.

 1917 елгы революциядән соң Сатыш мәдрәсәсенең эшчәнлеге туктатыла, ләкин биналар эшсез озак тотылмый. Саба районының мәгариф тарихын өйрәнүче Хәйдәр Хисанов үзенең эзләнүләре вакытында Сатыш мәктәбенә кагылышлы ике документ таба. Шушы документлар буенча югарыда искә алынган Габдуллаҗан Гатауллинның  һәм сугышта һә­лак булган укытучы Габдулла Мәҗитовның 1918-1919 елларда Сатышта ачылган ике баскычлы мәктәптә укулары билгеле була. Бу мәктәпне тәмамлаучы укучыларны 1920 елда ликвидаторлар итеп билгелиләр. Ликвидатор – ликбез (ликвидация безграмотности) укытучысы. Бу елларда мәдрәсәнең югары сыйныф шәкертләре һәм хәлфәләр совет властена теләктәшлек бел­дереп, кыска сроклы педагогик курсларда укыйлар һәм  авыл мәктәпләрендә  яңача укытуны башлап җибәрәләр. Ә 1923 елдан Сатышта башлангыч мәктәпнең эшчәнлеге документлар белән нигезләнә. Ул еллардагы беренче совет укытучыларының шактый өлеше керәшеннәр була. Алар өчен патша хөкүмәте керәшен уку йортлары ача. Сатышта да Григорий Петровичның укытуы билгеле. 1932-1933 уку елында Сабада яңа мәктәп бинасы төзелә башлый, ләкин аны яңа уку елына өлгертә алмыйлар һәм ТБУМ (тулы булмаган урта мәктәп) Сатышка күчеп килә. Мәктәпне төрле урыннарга урнаштыралар.Бер елдан үз бинасы өлгергәч мәктәп кабат Сабага күчә, ләкин Сатышта да җидееллыкны калдыралар. Сугышка кадәр Сатышта яңа бина төзиләр.Ул еллар өчен заманча итеп төзелгән ике катлы бина 1979 елга кадәр балаларга хезмәт итте. Бу бинада исемнәре тарихка кереп калырлык зур шәхесләр мөгаллим булды. Мәктәп директоры булып эшләгән Гәрапша  Шаһимәрданов  танк ротасы командиры була. Капитан ШаҺи­мәрданов үз танксында беренче булып Берлинга килеп керә һәм гаскәрләрнең уңышлы һөҗүмен тәэмин итә. Сугыш вакыты мәк­тәпнең дә иң авыр еллары була, ләкин ул эшләвен дәвам итә.

 1946 елда директор итеп Н.С.Садыйков билгеләнгәч,  мәк­тәп чын мәгънәсендә белем бирү учагына әверелә. Шул ел­ларда алынган күргәзмә мате­риаллар һәм лаборатор эш при­борлары мәктәптә хәзер дә бар һәм алар төзек хәлдә. 1959-1960 уку елында мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә һәм ел саен 45-60 балага  белем биреп чыгара. 1973 елда мәктәпнең яңа, хәзерге бинасына нигез салынды һәм 1978 елда төзелеп бетте. Подрядчы  “Марс” колхозы рәисе В.Г.Галиев мәктәп директоры Р.Ф. Фатыйховка мәк­­тәпнең символик ачкычын тапшырды. Яңа бинада урта мәктәп статусы алгач коллектив тагын да дәртләнеп, уку-укыту кабинетлары булдыруга керешә. Кыска гына вакыт эчендә кабинетларның җиһазланышы 90 процентка кадәр җитә. Район иң зур күрсәткечләрнең берсе. 1979-1980 уку елында Сатыш мәктәбе беренче тапкыр укучыларга урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат тапшырды. Тирән белемнең нигезләрен мәдрәсә елларыннан ук башлаган Сатыш мәктәбе һәрвакыт үз традицияләренә тугрылыклы булды. Аны тә­мамлаган укучылар һәрвакыт мәктәпнең көзгесе булып, үзләрен тормышта уңай яктан гына күрсәтә алдылар. Мәктәп төрле елларда  12-13 авылга хезмәт күрсәтте. Ул укучылар арасындагы һөнәр вәкилләрен санап кына чыгарга да бик күп вакыт кирәк. Укучылар арасында Галим Шәймәрдәнов социалистик хезмәт герое, Хатип Мөхәммәтгәлиев биология фәннәре докторы, Рәшидә Кашаева филология фәннәре кандидаты, Нәҗип Хаҗипов биология фәннәре кандидаты, Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары, Фәнил Габд­рахманов икътисад фәннәре кандидаты,  Рамил Мирзаһитов педагогика фәннәре кандидаты, Казан федераль уни­вер­ситетының уку-укыту эшләре буенча проректоры, Роза Гыйльметдинова биология фәннәре кандидаты – доцент, ә бик яшь егетебез Илшат Габдрахманов техник фәннәр кандидаты, фәнни конструкторлык бюросы хезмәткәре булдылар. Мин биредә бары тик Сатыш һәм Бигәнәй укучыларын гына санадым. Укучыларыбыз арасындагы һөнәр вәкилләрен санап чыгып бетерү бик күп урынны алыр. Берничәсен генә күрсәтеп үтим: Фоат Гәрәев – Чиләбе хәрби заводының баш конструторы, Шамгун Әхмәтшин – хәрби очучы, майор, атказанган исеменә лаек булган бертуган Земфира һәм Розалия Гариповалар, атказанган авыл хуҗалыгы һәм  агрохимия хезмәткәре Сабирҗан Хәкимов, Россиянең атказанган ветеринария табибы Якуп Мөхәммәтгәлиев, атказанган механизатор Мөдәррис Гарифуллин, Кәрим Тинчурин театрының атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова. 2010 елда мәктәпкә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Саба районының мәгариф бүлеге мөдире, шушы мәктәп укучысы  Шамил Зиннуров  исе­­ме бирелде. Шушындый күренекле кешеләрне укытып, кешеләрчә тәрбия би­рү өчен тупланган, яхшы хә­зерлекле, даими коллектив кирәк. Сатыш мәктәбендә ул кол­лектив һәрвакыт булды. Кайбер гаиләләр үзләренең эшчәнлекләрен тулысы белән мәктәпкә багышладылар. Алар – Мөнәздәһә һәм Мулланур Таиповлар, Рәшидә һәм Гаптерәүф Габдрахмановлар, Альбина һәм Рифгатъ Фатыйховлар, Мө­хәм­мәт, Тамара, Рәдиф, Ми­ләүшә, Әлфия Рәхимовлар. Баш­лангыч классларда Сәлимә Кашаева, Тәкъмилә Садыйкова, Галия Вәлиуллина гомерләрен ба­­ры Сатыш мәктәбенә генә ба­­гышладылар.  Мәктәп аерым фәннәрне укыту буенча но­ватор укытучыларга да бай булды. Математика укытучысы Альбина Гарифуллина, хезмәт укытучысы Мөхәммәт Һадиев, физкультура укытучысы Фатих Мостафинның  мәктәптә үз эш алымнары бар иде. Бүгенге көндә коллектив алда саналган остазларының эшләрен үз­ләренә үрнәк итеп алып, укучыларга тирән белем бирүдә бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Аларга һәм мәктәпнең укучыларына сәламәтлек, эшләрендә, укуларында уңышлар телик.

Сатыш мәктәбенең

 директорлары.

(Нури Садыйковка кадәр төгәл­сезлекләр булырга мөм­кин. 1923 елга кадәр ачыклап булмады).

1.Григорий Петрович. – 1923-1925 еллар, башлангыч мәктәп.

2. Ибатаева Фаина. – 1932 ел , җидееллык мәктәп.

3.Шакир Шәмсетдинов. – 1932-1933 еллар.

4.Габитов  - 1934-1935 еллар.

5.Шәймәрданов Гәрапша – 1935-1936 еллар.

6.Сафин Исмәгыйль – 1936-1937 еллар.

7.Зарипова Фәүзия – 1937-1938 еллар.

8.Шәймарданов Гәрәпша – 1938-1941 еллар.

9.Бикчәнтәева Кәшифә, Ахманов, Степанов Александр В. Зиннурова Мөнирә. Сугыш елларында мәктәптә хәлләр авырлангач, аны төзәтү директор алыштыруга кайтып калган. Бикчәнтәеваны берничә тапкыр билгелиләр.

10.Садыйков Нури С. – 1946-1951 еллар.

11. Сабирҗанов Әхмәт С. – 1951-1958 еллар.

12.Габдрахманов Габдерәүф  Г. – 1958-1968 еллар , сигезьеллык мәктәп.

13.Фатыйхов Рифгатъ Ф. – 1968-1981 еллар, урта мәктәп.

14.Гыйльмиев с.Г. – 1981-1985 еллар.

15.Рәхимов Мөхәммәт В  – 1985-1997 еллар.

16.Исмәгыйлев Рөстәм Г. – 1997-2008 еллар.

17.Исмәгыйлев Илнур С. – 2008-2011 еллар.

18.Галимов Илфат Р. 2011-2016 еллар

19. Фәргать Нигъмәтҗанов – 2016 елдан.

Сәлмән Гыйльмиев,

 Сатыш мәктәбенең элеккеге укучысы һәм укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев