Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Беренчеләр хә­рә­кәте”нә кушылучылар бер-берсенә дуслык бе­ләзекләре кидерделәр

Өченчекөн Саба урта мәктәбендә тантаналы чара узды: биредә « Беренчеләр хәрәкәте»нә 25 укучы кабул иттеләр.

Барысы да  уку  алдынгылары, җәмәгать эшләре активистлары. Район мәк­тәп­ләреннән җыелган  уку­­чыларны кызыксыну бу­­ен­ча дуслар табу, чаралар­да катнашу омтылышы бер­ләштерә. Күбесе инде  фо­рум­нарда катнашырга, «Бе­­ренчеләр хә­рәкәте»нең 12 юнәлеше буенча эш  күр­сәтергә  өл­гергән. “Барлык  чараларда  катнашырга  ты­рышабыз. Башлангыч  сыйныфларның мәктәп тормышын  кызык­лырак,  мавыктыргычрак итү турында  кайгыртабыз”,– ди­де  Саба аерым  фәннәрне  тирәнтен өйрәтү мәктәбенең  IX  сыйныф  укучысы Аделина  Әхмәтҗанова. Тимершыктан  килгән Алия  Заһриева да аның   сүзләренә  кушылды.  “Беренчеләр”не котларга  район башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов   килде. “Тантанада  катнашуыма  бик  шатмын. Без үз  чорыбызда мәктәптә  яшь буынны тәрбияләүнең  барлык  этапларын үттек. Пионерга  кердек,  аннары  комсомол булдык. Күпмедер  еллар  үткәннән соң әлеге хәрәкәт  яңартылып,  заманчалаштырылып яңадан әйләнеп  кайтты. Безгә яшь буынны илебезнең  лаеклы  гражданины итеп  үстерү, шушы  юнәлештәге  эшне  җанландыру  бурычы  куелды.  Сез һәрьяктан   беренче булырга тиеш.  Яхшы  тәрбия  алу, тырышып  уку,  җәмәгать  эшләренә битараф булмыйча  актив  катнашу беренче  чираттагы бурычыгыз.  Куелган программа  кысаларыннан тайпылмыйча, укып, эшләп,  яхшы гражданнар булырсыз дип  ышанып  калам”,– дип  сөйләде  ул.

“Беренчелөр хәрәкәте” Бө­тен­россия балалар һәм  яшь­ләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге территорияләр белән эшләү бүлеге  начальнигы  Гөлфия Абдуллинага балачагында пионер булырга туры  килмәгән. “Безгә андый  мөмкинлек бирелмәде. Әмма әти-әниемнән,  без пионер  булдык, учаклар  яга, өл­кәннәргә булыша  идек, дип  сөйләгәнен ишетеп  үс­тем. Ә  сезгә  Хөкүмәт  яңа  мөм­кинлек бирә. Шуннан  тулысынча файдаланса­гыз  иде. “Беренчеләр  хә­рә­кәте”нә  кушылуыгыз ба­­­рыгызга да көч бирсен”,– ди­де  ул һәм Саба районы  яшь­­ләренең республикада үр­нәк булын билгеләп  үтте. Яңа оешмага  багышлау вакы­тында балалар тантаналы рәвештә вәгъдә бирделәр  һәм «Беренчеләр хәрәкәте» билгесен кабул итеп алдылар. Шулай ук ба­гышлауда катнашучылар бер-берсенә дуслык бе­ләзекләре кидерделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев