Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренчелек - электрчыларда

Мини-футбол буенча хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ирләр командалары арасында Югары лиганың (район этабы) финал уеннары төгәлләнде

  23 гыйнварда Саба муниципаль районы Чемпионатының мини-футбол буенча хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ирләр командалары арасында Югары лиганың (район этабы) финал уеннары узды. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов; ШЛПУМГ җитәкчесе Руслан Иванов; Саба РЭС җитәкчесе Рөстәм Якупов; Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин катнашты.

Турнир тәмамланганнан соң иң яхшы уенчыларның билгеләнде:
Солтан Рәфыйков -РЭС командасы;
Нурсил  Галимҗанов -Явлаштау командасы;

«Иң яхшы капкачы» номинациясендә Фазыл Гайфуллин (Килдебәк командасы) бүләкләнде.

"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә Айрат Яруллин (ШЛПУМГ командасы) бүләкләнде.

Командаларны бүләкләү:
3 урын-РЭС
2 урын-Килдебәк
1 урын-ШЛПУМГ

Район чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев