Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренчеләргә “Ак Барс” бүләге

1 сентябрьдә Белем көнендә районның 1нче сыйныфка барган 452 укучыга бүләккә “Ак Барс” акцонерлык җәмгыяте нәшер иткән “Барсикның Татарстан тарихы буенча сәяхәте” темасына татар һәм рус телләрендә язылган өч дус – Барсик, Выручалочка һәм Банкомаш маҗараларына багышланган матур китаплар бирелде. Китапта уенга – мобиль кушымтага сылтама да бар. Уенны планшетка (смартфонга) күчереп алып, Татарстан тарихын өйрәнергә була.

Проект банк тарафыннан 1997 елдан башлап, 24 ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Максатларның берсе — балаларның экология, биология, цифрлы технологияләр, спорт, миф һәм легенда кебек темалар аша күзаллавын киңәйтүне гамәлгә ашыру. Проект тарихында бер генә тапкыр да тематикалар кабатланмаган.

Проект Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәнүдә ярдәм итә һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен сыйныфтан тыш дәресләр үткәргәндә методик материал булып хезмәт итә. Китап һәм анимацияләнгән графикалы һәм музыкаль уен белем бирү стандартларына һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен материаллар таләпләренә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев