Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бертавыштан кабул ителде

Агымдагы атнаның чәршәмбе көнендә Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең башлангыч оешмасында чираттан тыш конференция үтте.

Агымдагы атнаның чәршәмбе көнендә Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең башлангыч оешмасында чираттан тыш конференция үтте. Җыелыш барышында көн тәртибендә булган мәсьәләләр каралды, оешманың яңа уставы кабул ителде. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, социаль яклау идарәсе, социаль фонд, ветераннар советы җитәкчеләре, инвалидлар оешмасы әгъзалары катнашты.

“Соңгы устав 2003 елда кертелгән иде. Дөньялар, законнар үзгәрде. Устав та хәзерге максатларга, таләпләргә туры килергә тиеш. Килгән гаризалардагы үтенечләрне үтәп барабыз. Инвалидлар төрле спорт, мәдәни чараларда актив катнаша. Мөмкинлекләре чиклеләрне халык арасына чыгару өчен барлык тырышлыгыбызны куябыз”, – ди район инвалидлар җәмгыятенең башлангыч оешмасы рәисе Әмин Миннегулов.

Районда барлыгы 3903 мөмкинлекләре чикле кеше исәпләнә. Шулар арасында 222се – балалар. 138 кеше инвалид коляскасы белән хәрәкәтләнә. Аларның 51е балигълык яшендә түгел. Ә 845 кеше пенсия яшенә җитмәгән. Район буенча 20 башлангыч оешма җитәкчесе билгеләнгән. Бүгенге көндә аларның 17се алмашынган. Конференциядә яңа рәисләрнең эшчәнлек башлап җибәрүе дә расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев