Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Без бергә булганда - без бердәм!»

Шәмәрдән авыл китапханәсендә үткәрелгән әдәби-музыкаль батл шулай дип аталды

Иң яшь дәүләт бәйрәмен - Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында  5 ноябрендә Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Без бергә булганда - без бердәм!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль батл үткәрелде. Бәйрәмдә китапханәчеләр  Ләйсән Мөхәммәтҗанова  һәм Резеда Галиәкбәрова  Мичәнбаш авыл клубы мөдире Альбина Гаврилова, Кырбаш авыл клубы мөдире Надежда Черненко туган авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе С.Иванова  «Турагай» удмурт фольклор коллективы әгъзасы В. Иванова катнашты.

Һәр хезмәткәр, төрле милли костюмнарга киенеп, милли гореф-гадәтләрен, җырларын, биюләрен, халык уеннарын һәм аш-суларын күрсәттеләр. Балалар актив катнаштылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Чара милли ризыклар белән чәй эчү табыны артында тәмамланды. Бу бәйрәм барлык катнашучыларда да онытылмас тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев