Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Без колхозның ачка эшли торган эш аты, дәүләт өчен “үги бала” булдык

Үткәннәр уйландыра, бүгенгесе шатландыра

 Язмамны  “Йә, Аллаһым, сугыш афәте язмасын!” дип башлыйм әле. Сугыш булса ачлыгы да була. Мин сугыш чоры баласы булгач, барысын да күрергә туры килде. Әти сугыштан 2нче төркем инвалид булып кайтты, 5 ел урын өстендә ятып, яраларыннан мантый алмыйча бакыйлыкка күчте. Әни 3 бала белән тол калды. Миңа ул чакта 10 яшь иде. Ул елларда күргәннәрне язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Без колхозның ачка эшли торган эш аты, дәүләт өчен “үги бала”  идек. Бер яклаучыбыз да булмады. Иң авыр, пычрак эш атасыз балага эләкте. Ул вакытта фермадагы хезмәтнең авырлыгын эшләгән кеше үзе генә белә. Балалар мәктәптә дә укый алмады, әтисез үскәннәргә урманнан уфалла белән утын ташу, көтү көтү дә эләкте. Ул вакытларны күз алдыннан кичерәм дә, хәзер без оҗмахта яшибез бит дим. Әмма яхшы тормышның һаман да кадерен белеп бетермибез кебек. Сугыштан соң, 60 елларда гына тормышлар җайлана, тамак ипигә туя башлады. Үземә урта белем алырга мөмкинлек булмады, әле ярый укый-язарлык булса да белемем бар дип сөенәм. 6 ел терлекчелектә эшләдем, 33 яшемдә Сабада 6 айлык сатучылар курсына укырга кердем. Укулар март аеннан октябрьгә кадәр кичке 5тән 10га кадәр билгеләнде. Соң гына җәяүләп кайтырга чыгам, өйгә төнге 11дә кайтып җитәм. Мине Зәкәрия, Каюм, Әхмәтгалим абыйлар укытты (фамилияләрен хәтерләмим, күптән мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын). Шуннан соң 24 ел сәүдә өлкәсендә эшләп, лаек­лы ялга чыктым. Хезмәт алдынгысы булдым. Әмма 40 ел хезмәт стажым булса да, хезмәт ветераны ташламаларына ия була алмадым,шунысы күңелгә тия. Аллаһка шөкер, 72 яшькә җиткәч, Саба мәчетендә дини гыйлем үзләштерә башладым, мөгаллимә Затия Хөсәен кызы классында 7  класс белем алдым. Бергә укыган иптәшләрем бик яхшы булдылар, хәзер дә аларны сагынып яшим. Инде менә 6 ел авылдашларыма дини гореф-гадәтләрне башкаруда ярдәм итәм, Аллаһы Тәгалә разый булсын. Мине хөрмәт иткән барлык авылдашларыма, танышларыма гел изге теләк кылып яшим. Хәзер күңелдә бер генә теләк: илләр тыныч булсын да, киләчәк буынга ачлык-ялангачлыкны күрергә язмасын.

Мәдинә Каюмова,

Сатыш авылы.

фото:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев