“Безнең бакчада ремонт” диләр балалар
Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү программасы 2012 елдан бирле гамәлдә һәм шушы вакыт эчендә районда күпчелек мәктәпкә капиталь ремонт ясалды һәм балалар бакчаларын да төзекләндерү башланды.
Барысы 9 мәктәпкәчә учреждение яңартылды инде. Быел “159нчы ПМК” җәмгыяте Сатыштагы “Кояшкай” бакчасын ремонтлауга март ахырында ук кереште. Капиталь ремонттан соң биналар бөтенләй үзгә төс ала, икенче яшьлеген кичерә. “Кояшкай”га, балалар саны артканлыктан, ике төркем ясау өчен 2011 елда ремонт үткәрелгән булган. Мөдир Сәрия Бәдертдинованың әйтүенчә, биредә хәзер 43 бала тәрбияләнә. Норматив буенча 35 бала гына сыйдырышлы, тагын 10 бала чиратта тора. Әзерлек төркемендәгеләр мәктәпкә укырга кергәч, алар барысы да бакчага урын белән тәэмин ителәчәкләр. Былтыр авыл җирлегендә 19 бала дөньяга килүе (2016 елда – 13) мәктәпкәчә учреждениегә иҗтыяҗны арттыра. Ата-аналар, бакчада балаларга урыннар бик тар, шөгыльләр һәм уку өчен өстәмә бүлмә булдырып булмасмы, дигән сорауны 2017 елдагы гражданнар җыенында да биргән булганнар. Быелгы ремонт, әлеге проблеманы өлешчә хәл итү мөмкинлеге бирәчәк..
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев