Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БЕЗНЕКЕЛӘР - КИНОЙОЛДЫЗЛАР

Бу көннәрдә районыбызда “Мир” телеканалының «Иван Усачев студиясе» компания­се «Любовь без границ" тап­шыруы кысаларында «Туй йоласы» документаль филь­­мын төшерде. Фильм әзер­ләү Явлаштау авылында үзәк­­ләш­терелгән клублар сис­темасы хезмәткәрләре һәм авыл клубларында эшләп ки­лү­че фольклор коллективлар белән өч көн буе дәвам итте.

«Любовь без границ» тап­шы­руы төрле милләт халык­ларының борынгыдан килгән гореф-гадәтләренә ни­гез­лә­неп, милли йолаларның берсе – килен төшерү, ягьни туй үткәрү чарасына багышлана. Инде компания белгечләре 10нан артык төбәктә булып, туй күренешләрен тамашачыларга күрсәтеп өлгергәннәр. Татар халкының туй үткәрү йоласы нәкъ менә безнең төбәктә төшерелеп, бай мирасыбызны башка халыкларга күрсәтүдә районыбызның зур өлеш кертүе аеруча куанычлы. Чөнки милли йолаларыбызны сурәтләү белән бергә, 45 минут дәвам итәчәк тапшыруда яшәгән төбәгебезнең гаҗәеп табигате, халкының яшәеше, рухияте дә чагылыш табачак. Фильм район мәдәният йорты хезмәткәрләре төзегән сценарийга нигезләнде. Анда Явлаштауның "Канәфер", Шек­шенең "Зиләйлүк", Югары Шытсуның " Яшь күңел" фольк­лор ансамбльләре дә катнашты. Борынгыдан килгән гадәт буенча туй йоласы 3 көнгә сузылган. Бизәлгән җигүле атларда кияү егетенең дуслары белән кәләш өенә килүе, бирнәләр әзерләү, яшьләргә никах укылу, кыз озату, килен каршылау, сандык сату, кияү мунчасы күренешләре Явлаштау авыл халкы өчен дә күңелле бәйрәмгә, олы тамашага әверелде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фото: http://saby.tatarstan.ru, Фәридә Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев