Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Безнең Илнур булган да инде”

Яңа елның да дүртенче көне узып бара. Ә авылларны шәхси хуҗалыклар үзләренең капка төпләрендә ясаган кар-боз сыннары әле хәйран бизәп торыр.

Яңа елның да дүртенче  көне  узып бара. Ә авылларны шәхси хуҗалыклар үзләренең капка  төпләрендә  ясаган кар-боз  сыннары әле хәйран бизәп торыр. Эзмә авылында да бу эшкә һәвәс сынчылар байтак.  Мәсәлән, Илнур Зыятдиновның хезмәтен Сабада Төп  чыршы  ачылышында  да  искә  алып киткәннәре булды. Быел ул 2024  ел символы Аҗдаһа  ясады. Авылдашлары  аны үзләренең төркемендә “Безнең Илнур булган  да инде”, “Молодец,  күрше” дип мактадылар. Яңа ел  кичәсендә Илнурдан тыш, капка төпләренә  фигуралар  ясаган Илдар Шәриповны, Айнур Җиһаншинны һәм Гыйматоваларны да  бүләкләделәр.

 Хәзер Эзмә мәдәният йортында искечә Яңа  елны  каршылауга әзерлек бара.Бик  күңелле хикмәти тамаша булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев