Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант”дип исемләнгән белем бирү акциясе узды

Алтынчы тапкыр үткәрелүче килүче әлеге әһәмиятле чарада быел да сабалылар зур активлык күрсәттеләр. Безнең журналистлар катнашкан Саба сәләтле балалар мәктәбендә диктантны 7 аудиториядә яздылар. Чарада барлыгы 300 кеше катнашты, шуларның 150се диктантны онлайн форматта язды.

Гомәр Бәшировның “Чишмә моңы ничек җыр булды?” дигән 223 сүздән торган текстны әти-әниләргә һәм укучыларга Саба шагыйрәсе Илмира Гыймаева, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнар Шәфыйкова, Яшьләр парламенты рәисе, “Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Саба җирле бүлегенең җитәкчесе Айнур Хәлиев, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Галимҗанова укыды. Чараның иң өлкән катнашучысы Гөлҗәүһәр ханым Нәгыймова да (оныклары әлеге мәктәптә белем ала) “Татарча диктант”ны бер елны да калдырмаска тырыша икән. “Татар теле укытучысы буларак, бу чараның туган телебезне саклауга, яшь буынны милли җанлы итеп тәрбияләүдәге мөһимлеген аңлыйм, һәрвакыт теләктәшлек күрсәтәм һәм яратып катнашам” диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев