Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген - Рус теле көне һәм «рус шигърияте кояшы» А.С. Пушкинның тууына 223 ел

6 июнь – Александр Сергеевич Пушкинның туган көне, аның тууына 223 ел. Һәр елны бу көн Россиядә Рус теле көне буларак билгеләп үтелә.

Рус теле – безнең илебездә яшәүче күпмилләтле халыкның үзара аралашу теле. Илебезнең барлык мәктәпләрендә дә рус теле төп фән буларак укытыла, урта мәктәпне тәмамлаучы һәр укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра.

Рус әдәбиятын Александр Сергеевич Пушкиннан башка, татар әдәбиятын Габдулла Тукайдан башка күз алдына китереп булмый. Тукай һәм Пушкинның тормыш юллары да, иҗади эшчәнлекләренең дә охшаш яклары күп. Икесе дә – бөек шагыйрьләр, бик аз гына яшәп тә бай әдәби мирас калдырган шәхесләр. Тукай да, Пушкин да әсәрләрен халык авыз иҗатына нигезләнеп язганнар, балалар өчен язылган әсәрләрендә табигать күренешләренә зур өстенлек биргәннәр. Табигать ул – Ватан, Туган як, Туган ил, туган халык, туган туфрак булуын әдәбият сөючеләргә төшендергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев