Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Сабада   “Автобабай” республика бәйгесенең район  этабы  үтте

Быел  ярышта 6 кеше килде.  Араларында иң өлкәне  Исмәгыйль Миннебаевка 74  яшь иде

. Быел  ярышта 6 кеше килде.  Араларында иң өлкәне  Исмәгыйль Миннебаевка 74  яшь иде. Аның һәм Казанчы Бигәнәй  авылыннан Самат Батталовның  бәйге беренче тапкыр катнашулары. “Мине ярышка  Гүзәл Ягәфәрова  чакырды. Килдем һәм  файдалы  якларын күрдем. Беренчедән, әзерләнәсең һәм теорияне  кабатлыйсың. Кагыйдәләргә  кертелгән  үзгәрешләрне беләсең. Икенчедән, кешеләр белән танышасың,  яңалыклар ишетәсең. Урын  алуга  өметләнмим, иң  мөһиме,  катнашу”,– дип кичерешләре  белән  уртаклашты  1971  елдан тракторга утырып эшли башлаган  Самат Батталов.  

Ярыш, гадәтәгечә,  ике турда үтте: юл хәрәкәте  кагыйдәләре билетларындагы сорауларга  компьютерда  җавап бирү һәм автошәһәрчектә автомобильне тизлеккә маневр  ясап  фигуралы  йөртү. Кәниф Хаҗиев белән Наил Исмәгыйловның ике төрне кушып исәпләгәннән  соң очколары тигез булып  чыкты. Әмма конкурс нигезләмәсе буенча узган еллардагы республика  ярышлары призерлары (Кәниф Хаҗиев 2019 елгы республика  этабында 3нче  урынны  алды, былтыр пандемия  сәбәпле ярыш үткәрелмәде) быелгы  бәйгегә кертелмәүләре сәбәпле, быел район данын  яклаячак Наил Исмәгыйловка 1нче  урын  бирелде.

Өченче  урынны Габид Котдусов  алды.  Аларга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең  кыйммәтле  призлары тапшырылды (1нче  урынга – навигатор, 2нчгә –видеорегистратор, 3нче призерга –компрессор) . Хәер, катнашучылар берсе дә бүләксез калмады. “Килгәнегез  өчен барыгызга да зур рәхмәт.  “Бабайлар” тәҗрибәсен югалтмагансыз. Киләсе елларда  конкурсларда  катнашырга  язсын, үзегез артыннан  башкаларны  ияртегез”- диде районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев