Саба районы аграрийлары Казанда ярминкәдә
Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Саба районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр «Казан» агросәнәгать паркына ашлык, бэрэнге, ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал һәм башка продуктлар алып килде. Барысы 32 автомобильдә 1,45 миллион сумлык продукция сатуга куелды.. Сабаларның ярминкә мәйданчыгын иртүк авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов йөреп чыкты. Ярминкәләрдә фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата алалар (сәүдә урыннары бушлай бирелә), ә халыкның, сәүдәгә өстәлгән бәяләрдән башка, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен минималь бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев