Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бир, Россия, Арутюняннарга гражданлык!

Законнар барлык милләтләр мәнфәгатен кайгыртуы белән кыйммәтле.

undefinedАлда безне зур юбилей көтә: 12 июньдә РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгәнгә 30 ел тула. Дәүләт дәрәҗәсендәге, яшь буында патриотизм хисе тәрбияләргә тиешле иң рәсми бәйрәмне билгеләп үтәчәкбез. Бу дата куәтле держава – күпмилләтле Россиянең туган көне булып санала. Утыз елда дәүләтебезнең нинди үзгәрешләр кичерүе барыбызның да күз алдында. Шулай да Россия көне төп бәйрәмнәрнең берсе булса да, “12 июнь нинди көн?” дигән сорауга дөрес җавап бирә алмаучылар да бар. Өстәмә ял көнен көтеп алабыз, ә бәйрәм итүнең сәбәбен ачык кына әйтеп бирә алмыйбыз. Чынлыкта аның асылы бик гади - милләтләр бердәмлеге һәм илебез киләчәге өчен барыбызның да җаваплы булуы. Хәзерге вакытта Россиядә 171 телдә сөйләшүче 193 милләт вәкиле яши, мәктәпләрдә 89 милли телдә белем бирелә. Тукай 100 ел элек язган “Без туган бер җепкә бергә теркәлеп” гыйбарәсе искерми. Әйтергә кирәк, Татарстаныбыз да күпмилләтлелек ягыннан олы туганыннан калышмый. Хәзерге вакытта республикада 115 милләт вәкиле яши. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-татулыкта булган. СССР таркалуы элекке союздаш республикалар халыклары бер-берсеннән читләште дигән сүз түгел әле. Сәясәткә кереп китми генә дуслык телендә сөйләшсәк, Россия барлык башка халыклар өчен дә бер булып кала. Сабада яшәүче әрмәннәр Арутюняннар белән әңгәмә корганда да беренче соравым шул иде: чит итмиләрме, аралашасызмы? Җавабын алдан ук көткәнемчә, барысы да тәртиптә икәнлеге яхшы аңлашылды. Шулай булмаса, инде ун ел Саба җирен үз итмәсләр иде. Гаилә башлыгы Вардан Вачик улы Әрмәнстанның Ванадзор шәһәреннән. Һөнәре буенча төзүче буларак Россиянең берничә каласында эшләгән. 2010 елда эш белән Сабага килеп чыга һәм районыбызны бик ошата. “Күчмә кошлар да бит тыныч урын сайлый. Миңа да Саба шул ягы белән ошады. Шул ук елны гаиләмне чакырып алдым. Хатыным Гаяне да, улларым да үз итте яңа яшәү урыныбызны. Күңел кайтса, күптән киткән булыр идек”,– ди Вардан Арутюнян. Уллары Вачик белән Давид та тәмам Саба егетләре булып беткәннәр. Өлкәне быел мәктәп тәмамлый һәм КФУга укырга керергә әзерләнә. Мавыгуы – рәсем сәнгате. “Виктория” халыкара конкурсында катнашып “декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә I дәрәҗә дипломант булган. Давид бокс белән шөгыльләнә һәм республика ярышларында I урыннар яулый, медальләре дистәдән артык. Икесе дә татар телен яхшы өйрәнгәннәр. Алты яшьлек Элен да татарча белә, әмма урамда яшьтәшләре белән русча аралаша икән.

Әмма Арутюняннар гаиләсе өчен хәл ителмәгән проблема бар: алар Россия гражданлыгына ия түгел. Шунлыктан кайбер хокуклардан мәхрүм калып киләләр. Әйтик, йорт төзергә кредит алудан. “Россия гражданлыгы алу өчен рус теленнән имтихан да бирү кирәк. Ә ул ЕГЭдан дә катлаулырак”, – ди Вардан. Быел Россия көнен РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү алдыннан билгеләп үтәбез. Төп законга кертеләчәк үзгәрешләрдә Арутюнян кебекләргә гражданлык алуны гадиләштергән процедураларның күздә тотылмавы кызганыч.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев