Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Бирешмәдең җилгә-давылга, терәк булдың илгә, авылга"

22 август көнне ТАССРның 100 еллыгы, Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан Саба үзәк китапханәсе тәкъдим иткән "Ямьле Саба" проекты кысаларында авылыбызның 75 йортлы иң зур Г. Җәлилов исемен йөртүче урамы буйлап "Бирешмәдең җилгә- давылга, терәк булдың илгә, авылга" дип исемләнгән туристик маршрут оештырылды.

Чарада Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракиповна катнашты. Беренче тукталышта кунакларны "Канәфер" фольклор коллективы җыр белән каршы алды. Шушы урында Г. Җәлиловның биографиясе сөйләнде. Икенче тукталышта "Калинин" колхозының алдынгы терлекчесе булган, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы Галимҗанова Халисә апа мөнәҗәт укыды. Хузина Вәсилә апа Габделнур абый турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты. Авылыбызның имамы Инсаф Галимҗанов мәчет тарихы белән таныштырды. Габделнур абыйның кызы Гөлнур апа Газизуллинаның да катнашуы чараны тагын да тулыландырып җибәрде. Авылыбызның "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче ханымнары үзләренең кул эшләреннән күргәзмә эшләп аны халыкка тәкъдим иттеләр. Анда чигелгән намазлыклар, сөлгеләр, өстәл ашъяулыклары, кулъяулыклар, шәмаилләр урын алган иде. Шулай ук төрле  кайнатмалардан торган күргәзмә дә чарага үзенчәлек өстәде. Барлык катнашучылар да чәй табынына чакырылып, коймак, бәлеш, кабартма, кош теле һәм башка татар халкының яратып әзерләнә торган ризыклары белән сыйландылар. Чараны "Манзара" тапшыруы өчен ТНВ каналы төшерде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев