Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Биргәнең үзеңә кайта

Районда үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле 300дән артык урам һәм тыкрык төзекләндерелде.

undefinedДуслык авыр чакта беленгән кебек, авыл урамнарының төзеклеге дә яңгырлар башлангач ачык күренә. Хәзерге заманда беркемнең дә пычрак ерып йөрисе килми. Шуңа да халык урамнарны төзекләндерүгә үзара салым түләп, үзеннән дә өлеш чыгара. “Юк” диючеләр азчылыкны тәшкил итә. Узган ел ахырында авыл җирлекләрендә шушы мәсьәләне төп көн тәртибе итеп куеп үткәрелгән җыеннардан соң район буенча халыктан 7 миллион 372,5 мең сум үзара салым җыелды. Ил төкерсә, күл була дип юкка гына әйтелми шул. Татарстан Хөкүмәте салымның һәр сумын 4 тапкыр арттырып, өстәмә финанслагач, гомуми сумма 36 миллион 862,5 мең сумга җитте. Агымдагы елда акчаларның күп өлеше торак пунктларындагы урамнарны төзекләндерүгә юнәл­дерелде. “Бездә җир­ле әһәмияттәге авто­мо­биль юлларын тө­зек­ләндерүне “Рамазан” җәмгыяте районда беренчеләрдән башла­ды. Өч авылда барысы 340 метрда урамнарга вак таш салынды. Киләсе елда да үзара салымны шушы максатларга тоту карала. Түбән Шытсуда соңгы участоклар калып бара. Алга таба бу авылда үзара салымны башка мәсьәләләрне хәл итүгә тотып булачак”,– ди Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов. Димәк, ил белән тотынгач, пычрак урамнардан да арынып була икән. Әйтик, Олы Кибәче авыл җирлегендә проблема хәл ителгән дияргә була. Шуңа күрә җирлектә үзара салымга Кече Кибә­че һәм Төбәк авылларын­да Бөек Ватан сугышы каһарманнарына яңа һәйкәл төзи яки булганын яңарта башлаганнар. Олы Кибәчедә яңа йортларга 300 метр су линиясе сузуга тотылган.

Биш торак пунктлы Эз­мә­ авыл җирлегендә дә­ урамнарны ремонтлау­ бу­­­енча планлаштырылган­ эшләрнең барысы да тө­гәлләнгән. Эзмәнең үзен­дә таш салынган юл, ниһаять, тау башындагы 4 йортлы урамга да барып җитте. Элегрәк анда яшәүчеләр тирән комлык чокыры буйлап кәҗә сукмагыннан гына йөриләр иде. “Бер ай була инде безгә дә уңайлылык килде. Ике йөз метр араны таш юлдан йөрибез. Велосипедымның тизлеге артты. Авыл җирлеге башлыгы Альмирдан уңдык. Барысын да кайгыртырга тырыша. Әле авылдашлар белән тагын бер мәсьәләне хәл итү ниятебез бар. Эзмәнең үзәк мәйданы дип әйтерлек кибет каршында мәйданны тигезләргә кирәк. Читтән килеп кергәннәр алдында читен. Шул урынны тәртипкә китерү турында сөйләшенде. Нияттә торыйк, тормышка ашар, Аллаһы боерса”,– ди шул урамдагы йортта яшәүче Илнур хәзрәт Газизов. Әнә шулай ел саен җыелган акчаның максатчан кулланылуын күреп халык канәгать кала.

Гомумән, үзара салым программасы кысаларында каралган эшләрнең 90 проценттан артыгы үтәлгән инде. Барысы 46 авылда гомуми озынлыгы 4,13 километр тәшкил иткән урамнарга вак таш салынган. Тимершык авыл җирлегендә эш дәвам итә. Кызыл Мишә авылында каты өслекле юллар салу бара (фото). “Рамазан” оешмасы эшен сыйфатлы итеп башкара. Үзара салымның тотылышы ягыннан икенче урында зиратларны төзекләндерү тора. Бу максатка акчаны 11 авылда бирделәр һәм мәңгелек йортларны киртәләп алу, җирләү әйберләре кую урыннары ясау төгәлләнеп килә. Әрвахлар, авылдашларына рәхмәт укып, хәер-догада ятадыр. Моннан тыш Югары Симет, Сатыш авыл җирлекләрендә үзара салым су челтәре, чишмә суын үткәргечкә тоташтыру төзелешен проектлауга тотылган. Ки­ләсе елга да авылларны төзекләндерү дәвам итәргә тиеш. Үзара салымны республика өс­тәмә финансламаса, мондый күләмле эшләр башкарып булмый. Моның өчен башта үз өлешеңне кертеп, авылның киләчәген яхшыртуга те­ләк­тәшлек белдерергә генә кирәк.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев