Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Биш гасыр кичкән Шыңарым

Шыңар мәдәният йортында авылның барлыкка килүенә 500 ел тулу уңаеннан, бай эчтәлекле кичә үткәрелде.

      Шыңар   мәдәният йортында авылның  барлыкка  килүенә  500  ел  тулу  уңаеннан, бай  эчтәлекле  кичә  булып  узды. Зур  бәйрәмдә тарихчы –галим , тарих  фәннәре  докторы, профессор Фәйзелхак  Исаев,Татарстан  Милли китапханәсенең  директор  урынбасары, кабер  ташлары һәм сирәк  китаплар  белән  эшләүче төп  белгечләрнең берсе- Ирек   Һадиев, Юлбат урта мәктәбендә  эшләп  лаеклы  ялга  чыккан, Татарстанның атказанган  укытучысы Илдар Сафин катнашты.

    Тарихи фактларга,алдагы  еллардагы  өйрәнүләргә нигезләнеп,  авылыбызның  Казан  ханлыгы  чорына  караган  булуы  билгеләп  үтелде. Кече  Шыңарның Тимершин  Хәмит  абыйлар бакчасында  сакланып калган   1524  елгы кабер  ташы  язмасы   Шыңарның  яшәү  чоры  кимендә 500  елдан  да ким  булмавын  раслады.

   Авылдашыбыз Хәлил Хәмит улы  Шәйхетдинов тырышлыгы белән Олы  Шыңар  авылы  халкының  шәҗәрәсен  булдыру  буенча зур  эш  башкарылды. Бәйрәмдә  шәҗәрәләрнең  электрон  варианты   авыл  халкына тантаналы  рәвештә тапшырылды.

   Бәйрәм кичәсе концерт  номерлары, галимнәрнең  һәм  авылдашларның  чыгышлары  белән  үрелеп  барды. Риваятьләргә  нигезләнеп,  Шыңар  авылына  нигез  салу  күренеше сәхнәләштерелде.

     Тарихи  кичәне  оештыруда  зур  роль уйнаган мәдәният хезмәткәрләренә,тарихчы –галимнәргә,шәҗәрәләр  эшләүне  оештырган,матди  ягын  үз  өстенә  алган Хәлил  Хәмитовичка,гомумән  бу  эшне  оештыруда үзенең  өлешен  керткән  авылдашларга  зур  ихтирамымны белдерәм.

 Айдар Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев