Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бюджет акчалары максатчан тотыламы?

Узган атнада район ха­кимиятендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды.

  Беренче   көн тәртибе буенча “Муниципаль бюджет учреждениеләрендә бюджет акчаларының максатчан тотылышына  һәм  рациональ сарыф ителүенә  эчке  финанс  контроле кы­са­ларында үткәрелгән чаралар турында” финанс-бюджет палатасы баш белгече Илгизәр Гатауллин сөйләде.

Финансларга   контрольлек  ел саен яңартып төзелгән  план нигезендә башкарыла. 2022  елда муниципаль  ихтыяҗларны  ка­нә­гатьләндерү  өчен  товарлар  сату, эшләр башкару һәм  хезмәт күрсәтүләр өлкәсенә   контроль итү вә­ка­ләтләре кы­са­ла­рында 8 тикшерү үт­кә­релгән. Шулай ук мәктәпкәчә  яшьтәгеләр һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә, “Туган якны өйрәнү музеенда “Рамазан”, “Саба ”Мелиорация ”ПМК” җәмгыятьләрендә, Шек­ше,  Килдебәк, Сатыш  авыл  җирлекләрендә 2020,2021,2022 елларда  тө­зелгән  муниципаль  контрактлар тикшерелгән. Бюджеттан бүленгән  акчаларны   максатчан  файдаланмау, “Муниципаль  ихтыяҗларны  тәэмин итү  өчен  товарлар  сату, эшләр башкару һәм  хезмәт күрсәтүләр өлкә­сенә контракт  системасы турында”гы  Федераль законны бозу фактлары  ачыкланмаган.

Район башлыгы үз  чыгышында финанс контролен төзелгән контракт суммасын һәм  аның үтәлешен  саннарда күрсәтүгә генә кайтарып  калдырмаска, ришвәтчелек күренешләре булырга мөм­кин барлык юнәлешләр буенча тикшерүләр даими үт­кә­релергә тиешлегенә басым  ясады һәм бу  мәсьәләгә әйләнеп  кайту  зарурлыгын искәртте. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев