Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бию сәнгате буенча мастер-класс

Кичә Шәмәрдән мәдәният йорты балетмейстеры Алмаз Хуҗин бию сәнгате буенча мастер-класс үткәрде. Бию – ул үзенә башка бер сәнгать дөньясы. Үз-үзеңне күрсәтү hәм хис-тойгыларны тапшыру сәнгате. Мастер-класс барышында барлыгы 14 бию номеры күрсәтелде. Яхшы кәеф, көчле энергетика, дәртле музыкаль композицияләр, берсеннән-берсе матур бию костюмнары беркемне дә битараф калдырмады.

Тамашачы шуны аңлады - биюче хәрәкәтне генә күрсәтми, ул тамашачыга бер сүз дә ишеттермичә тарихны аңлатып сөйли. Бию аша теләсә нинди хис-тойгыларны күрсәтеп була, халыкны уйланырга мәҗбүр итә торган тирән мәгънә бирергә мөмкин.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев