Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәхетле картлык кичерә

13 августта Сабабаш авылында туып үскән һәм хәзерге вакытта Сабада яшәүче Тәкмилә Шәфигулла кызы Халикова 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итте.

undefined

Тәкмилә Халикова авыл мәктәбендә 4 еллык белем алган, бик яшьтән хезмәткә тартылган. 21 яшенә кадәр сөт җыеп, аны уфалла арбасы белән Сабага тапшырган. Аннары Сабабашта кортчылыкта эшләгән, амбарда ашлык кабул итүче булып та хезмәт куйган. Тәкмилә апа 1952 нче елда Сабабаш авылы егете Ваһап белән тормыш кора. Алар шул авылда гомер итәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 37 яшендә Тәкмилә апа 4 баласы белән тол кала. Хәзерге вакытта кызлары Галия белән Илһамия – Чаллыда, улы Васил Сабабашта үз гаиләләре белән яшиләр. Тәкмилә апа төпчек кызы Люция тәрбиясендә Сабада гомер кичерә. “Октябрь” колхозында озак еллар төрле эшләрдә хезмәт куйган Тәкмилә апа бик күп Мактау кәгазьләренә һәм бүләкләргә лаек булган. Бүгенге көндә ул балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, 9 оныгының һәм 8 оныкчыгына куанып, бәхетле картлык кичерә. Юбилярны Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин котлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев