Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Блиндаж тормышы якынайта

Саба егете Дамир Галиуллинның соңгы биш елдагы тормышы хәрби хезмәт белән бәйле.

2018 елда армиягә алынган егет Ватан алдындагы бурычын Мәскәүдә һава һөҗүменә каршы оборона (ПВО) гаскәрләрендә үти. Хезмәт срогы тулгач, ике елга төзелгән  контракт белән хәрби частьта кала.  2022 елның 22 сентябрендә өлешчә  мобилизациягә эләгеп, махсус  хәрби операция зонасына җибәрелә. Инде елдан артык  Луганск  өлкәсенең Сватово шәһәре  янында пехотачы булып оборонада тора. Бу  көннәрдә ул әнисе  янына  кыска  вакытлы  ялга кайтты. 

“Барысы да тәртип, аллага  шөкер,– ди “Гали” (позывное шулай).– Оборона сызыгы һәр 500  метр саен ясалган блиндажлардан гыйбарәт. Без  шуларның берсенә Саба егетләре “Сокол”, “Салко” һәм “Аюп” белән урнаштык. Һәрберебез үз бурычын белә. Диверсантлар теләсә кайсы вакытта килеп  чыгарга  мөмкин. Шуңа күрә уяулыкны бер минутка да игътибардан  чыгармыйбыз. Ашарга үзебез әзерлибез. Шулпа, пылау пешерәбез. Итне  сатып алабыз. Продукциягә Кукмарадан гуманитар  ярдәм итеп җибәрелгән ”Буханка” машинасында  йөрибез. Блиндаж тормышы безне якынайтты. Моны беренче көннәрдә үк сиздек. Беребез өчен барыбыз да кайгырта. Мине дә тиз  килүемне көтеп калдылар, чөнки аларның да ялга кайтасылары бар”.

  Сабада  “Гали” 29 октябрьгә кадәр булачак. Аннары куркусыз солдат яңадан хәрби частена китәчәк һәм хезмәтен дәвам итәчәк. “Улымның отпускага кайтуы күзгә дә күренмәгән кебек. Әни, сугыш бетте, дип бөтенләйгә кайтканын көтәм,–ди Фирдәгөл ханым. 

 Дамир, аның хезмәттәшләре, безнең барлык егетләребез үз гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсын иде.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев