Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөек Җиңүдә Факиһә апаның да өлеше зур!

Алар да Җиңүне якынайтты

  Факиһә Корбан кызы Кәри­мова 1930 елда Сатыш авылында гаиләдә икенче бала булып туа.  Математика фәне бик җиңелләрдән бирелсә дә, мәктәптә 4 сыйныф белем алу гына насыйп була.  “Миңа 7 сыйныфтагы мисалларны  әни тиз генә чишеп бирә иде. Математикадан сәләте көчле булган аның”, – дип сөйли кызы Фәүзия.  Факиһә апаның  әтисе Корбан  башта  Фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка  китеп, 1945 елда бер кулын югалтып кайта. Бер генә куллы булса да, гаиләсен ач-ялангач итмәс өчен бар көчен куя, колхозда токарь хезмәтен башкара. Сыңар кулы белән сәгатьләр төзәтә, остага ераклардан ки­ләләр.  Кул белән әйләндереп үткенләнә торган кайракта лобогрейка пычаклары кайрый. Факиһә көче җитәр-җитмәстә үк  әтисенә кайрак әйләндереп тора. Факиһә  апа сугыш чорында күргәннәрен бүген дә бик әрнеп искә ала.   “Әти сыңар кул белән бөтен тормышны алып барды, безне, дүрт баланы  ачлыктан интектермәде.  “Якында гына мина шартлады. Мине бер җиргә тотып атты, миннән ерак түгел генә кулым сикереп ятты, дип сөйләгәне истә калган. Үсә төшкәч, без, 15 яшьлек кыз балалар, басуга борчак чабарга йөрдек. Окоп  казыгандагы күргән газапларны мәңге онытырлык түгел. Куллар өшеп, берни сизмәслек булалар иде”, – дип сөйли Факиһә апа. Балык Бистәсе районы Мәшләк урманнарын кискәндәге газаплары да  әбекәй күңеленә бик тирән уелган.  “Әтинең кулы эш белгәнлектән, өйдә ашарга бар иде.  Үзебез белән ризыкны ур­­ман кисәргә  төйнәп алып китәбез. Ат белән илтеп куялар.   Ашарга беткәч, җәяүләп өйгә  кайтабыз.  Көн озын эшләп аргач,  хуҗаларга  мичкә ягарга утын  әзерләп алып кайтабыз.  Салкын өйдә  юеш киемнәр кипми”, – дип сөйли  тыл ветераны. Җиңү таңын фронттагылар белән беррәттән,  тылда Факиһә апа кебек фидакарьләр якынайта.  Алар 1955 елда Ибраһим исемле егет белән гаилә корып, биш бала тәр­бияләп үстергәннәр. Факиһә апа гомер буе колхозда төрле эшләр башкара.  Ире һәм улы Илшатның вакытсыз үлемен дә сабыр гына кичерә. Хәзерге  көндә кызы Фирдәвес һәм кияве Хаҗинур тәрбиясендә бә­хетле картлык кичерә. Сигез оныгы, дүрт оныкчыгы  янында бөтерелеп, кадерләп торганда тыл һәм хезмәт ветераны Факиһә апага Бөек  Җиңү көнен озак еллар күрергә насыйп булсын әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев