Бөтенроссия конгрессында Саба табиблары да катнашты
Казанда 5-6 апрель көннәрендә «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау юлында» Бөтенроссия конгрессы узды .
Илнең иң эре экспертлары яңа белемнәр һәм алдынгы терапевтик тәҗрибә тәкъдим иттеләр, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын юк итү буенча иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Конгресста Саба үзәк район хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов , клиник-эксперт мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары, поликлиника мөдире Илмира Гайнуллина һәм участок табиб-терапевты Зөлфия Мөбәрәкова катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев