Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әбрар Кәримуллин исемендәге VI республикакүләм фәнни-гамәли конференция

25нче март көнне  туган тел язмышы өчен күп көч куйган якташыбызның бай мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан  Әбрар Кәримуллин исемендәге VI республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Әлеге  конференция республика  күләмендә 2012нче елдан башлап  уздырыла.  2013нче елдан ике елга бер тапкыр уза. Аңарчы озак еллар Саба гимназиясе базасында район күләмендә үткәрелеп килде.

Быел конференция беренче тапкыр дистанцион форматта үтте.  Конференция кысаларында икенче турга узган 79 эш тыңланды. Укучылар “Татар филологиясе”, ”Рус филологиясе”, “Инглиз теле”, “Тарих”, “Татар халкының тарихы һәм мәдәнияте” секцияләрендә чыгыш ясадылар. Эшләрне бәяләүдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Кадырова Энҗе Хәнәфиевна һәм  Казан федераль университеты галимнәре Денмөхәммәтова Эльвира Николаевна,   Чупрякова Ольга Анатольевна, Каюмова Диана Фердинандовна, Фазлыева Зөлфия Ханифовна, Насибуллова Гүзәл Ришатовналар  да катнашты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев