Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БУ ӨЙДӘ МӘХӘББӘТ ЯШИ

Югары Шытсу авылында яшәүче Разыя һәм Нурислам Нәбиуллиннар гаиләсе белән танышкач, мәхәббәтнең нинди бөек хис икәнлегенә инанасың...

Шушы көннәрдә  90 яшен тутырган Нурислам абый  87 яшьлек карчыгы Разыяны кочагыннан да чыгармый,  «Яратам» сүзен дә еш кабатлый, битеннән дә үбеп ала, шул ук вакытта «Битең кытыршыланды шул, карчык», – дип шаяртып та куя.

Нәбиуллиннар – Югары Шытсу авылының күркәм,  абруйлы гаиләсе, авылларыбыз нәкъ менә шундый гаиләләре белән матур. Шушы көннәрдә гаилә башлыгы Нурислам Нәбиуллинга 90 яшь тулса, Разыя апа белән гаилә корып яши башлаганнарына 65 ел булган. Шунысы сок­ландыра:  алар унынчы дистәсен башлаган бабай белән тугызынчы дистәсен түгәрәкләргә җыенучы әби түгел,  һаман да  бер-беренә гашыйк кыз белән егет кебек. Һаман да шундый ук җор телле, шат күңелле, бер-берсенең күзенә карап яшиләр. Беренче карашка тормышлары гел бәхет-шатлыктан гына  тор­ган­дыр кебек аларның. Ә чынлыкта алар тормыш нужасын да күп татыганнар, ике улларын -Нурфаиз белән Исрафилләрен югалту хәсрәтен кичергәннәр, авыру-сырхаулар да ка­гыл­мый узмаган… Әм­ма бер-беренә булган мәхәб­бәт, ышаныч бөтен сынауларны да кичерергә көч-куәт, сабырлык биргән. Теләче районы Олы Саурыш авылында туып-үскән  Разыя апаны 1951 елда әлеге авылга китапханәче итеп эшкә җибәрәләр. Армия хезмәтеннән соң Кузбасс шахталарында булып, колхозда машинада эшләүче асыл егет Нурисламның кызга күзе   тиз төшә. Озак­ламый кавышалар. «Акыл­лылыгына кызыгып кияүгә чыктым. Бигрәкләр тәртипле булды. Өч улыбызга үз куллары белән йорт салды. Төн йокламый итек басты. Алтын куллы кеше ул», ди Разыя апа 65 ел гомер иткән иренең иңеннән сөеп. Нәбиуллиннар гаилә елы уңаеннан республика күләмендә уздырылган «Татарстан горурлыгы» бәйгесендә «Сабыр канатлы гаилә» номинациясендә  район буенча җиңү  яулаганнар. Әлбәттә, аларга Ходай сынауларын да, сабырлыгын да үзе биргән. Бүген өлкәннәр уллары Илдар, киленнәре Фәнзия тәрбиясендә бик тә бәхетле, кадер-хөрмәттә гомер кичерәләр. Әлеге йортта өлкәннәр яшьләргә илтифатлы,  яшьләр өлкәннәргә ихтирамлы икәнлеген чамалавы авыр түгел. «Илдарны күпме генә мактасак та, сүзебез бетмәс. Шушы яшебезгә җитеп бер авыз сүз ишеткәнебез юк. Киленебез турында ниләр генә әйтсәк тә аз. Кызларыбыз  юк дип тә уфтанмыйбыз, кыз бала кияүгә чыгып киткән булыр иде дә, башка гаиләгә килен хезмәте күрсәтеп, безне  тәрбияләргә вакыты калмас иде. Фәнзия кебек килен юктыр да ул.  Әти-әни дип өзелеп тора, өлкән кешенең төрле көне-төне бар, кан басымым күтәрелгән төннәрдә безне саклап  керфек какмый чыккан вакытлары күп. Безгә күрсәткән игелекләрне үзләре балаларыннан күрсеннәр  дип кенә телибез», ди Разыя апа. Гомерләре буе хезмәттә булган, хәрәкәттә-бәрә­кәт дип яшәгән өлкәннәр үзләре дә кул кушырып утыра торганнардан тү­гел. Нурислам абый улы, килене өйдә булмаганда качып кына маллар да карап керә икән. Ә хоккей матчлары буласы көнне  көндездән үк биеп йөрүен дә яшерми. Һәрбер уенчының исемен белә, исәпләрне теркәп бара тарган аерым блокноты да бар.  Разыя апа  гомере буе кул эшләреннән аерылмый. «Тик утырсам, йөрәгем борчыла, эшсез ничек көн үткәрергә кирәк. 20 ел машинада эшләдем, аннан сәламәтлегем какшагач, тегермәнгә күчтем. Гомер буе балаларның хөрмәтендә булганга озак яшәгәнбездер ин­де. Ачуланышып, сүзгә килеп яшәмәдек.  Балалар үзләре дә безнең тормыштан үрнәк алсалар, ялгышмаслар», – ди Нурислам абый чын ирләрчә.   Үткән тормышыңны башкаларга   өлге  булырлык итеп уза алу – монысы чын батыр­лык һәм горурлык. Нәбиуллиннар гаиләсе нәкъ менә шундыйлардан.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев