Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген - фашизм корбаннарын искә алу көне

10 сентябрь- фашистлар кулыннан һәлак булганнарның барысын да йөрәк әрнүе белән искә алу көне...

Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне 1962 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) карары белән гамәлгә куела. Сентябрьне сайлау очраклы түгел, чөнки бу айга икенче Бөтендөнья сугышы белән бәйле ике дата – аның башлану (1939 елның 1 сентябре, нацистлар Германиясенең Польша Республикасына кораллы үтеп керүе) һәм аның тәмамлану көннәре (1945 елның 3 сентябре, Япония капитуляциясе) туры килә. Бу сентябрьнең икенче якшәмбесен матәм көне итеп билгеләүдә төп факторларның берсе була.

Икенче Бөтендөнья сугышы барышында 55 миллионнан артык кеше һәлак булган. Иң зур корбаннар – Советлар Союзында. СССРның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында немец-фашист басып алучыларының хәрби җинаятьләре нәтиҗәсендә 27 миллион кеше һәлак булды.

Бүген районыбызның белем учреждениеләрендә әлеге көн уңаеннан ачык дәресләр узды. Шундый чара Эзмә урта мәктәбендә  дә үтте.  Директор киңәшчесе Нуриева Г.  балаларга фашизмның һәм аңа каршы көрәшнең кыскача тарихын сөйләде.

чыганак: https://vk.com/public211858205

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев