Бүген махсус хәрби операция барышында һәлак булган райондашыбыз Флорит Шәмсетдиновны соңгы юлга озаттылар
Мәрхүм белән хушлашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, якыннары, туганнары, дуслары, авыл халкы килгән иде.
Сержант Флорит Баһаветдин улы Шәмсетдинов махсус хәрби операциягә контракт нигезендә китә. 7 декабрь көнне Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариатына аның Украина җирендә геройларча һәлак булуы турында хәбәр алына.
Флорит Сабабаш авылыннан, тормыш иптәше Ләйсән белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Мәрхүм белән хушлашырга килүчеләр аның бик тырыш, куркусыз, Ватанын яратучы чын патриот булганын билгеләп үттеләр.
«Әтине хөрмәт итеп килгән барлык кешеләргә гаиләбез исеменнән рәхмәт.Әтинең нинди яхшы, ярдәмчел, киң күңелле кеше булганын барыгыз да беләсез, авылдашлар. Минем сезгә әтинең нинди кайгыртучан, бала җанлы әти булганын әйтәсем килә.Ул безне үстергәндә бервакытта да кырыс булмады, ачуланмады. Капка төбенә кайтып керүгә балалар дип иң беренче булып йөгереп чыгар иде, оныклары өчен җанын бирергә әзер иде. Бервакыт урамнан бик каты куркып елап кайтып кердем, әти каршыма чыкты. Курыкканымны әйттем. «И, кызым, куркып яшәү яшәү мени ул, бу дөньяда бер нәрсәдән дә курыкмаска кирәк» дип тынычландыруы көч бирде. Якыннары белә: ул үзен һәрвакыт мин сугышчы-воин дип әйтә иде. Әти бик зирәк акыллы кеше булды, аның белән сөйләшеп утыру үзе бер җан дәвасы бирә иде. Аның киңәшләре белән яшәдек һәм яшиячәкбез, Урыны оҗмахта булсын кадерлебезнең...»,- дип сөйләде кызы Илсинә.
Батырлар үлми, алар мәңге яши… Флорит Баһаветдин улының гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев