Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген махсус хәрби операциядә вафат булган райондашыбыз Байлар Сабасыннан Радик Мөнир улы Мусинны соңгы юлга озаттылар

Мәрхүм белән хушлашу чарасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары, туганнары катнашты.

 Өлкән сержант Радик  Мусин махсус хәрби операциягә контракт нигезендә китә. 2024 елның 27  февралендә Украина җирендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Радик Мөнир улы өйләнгән, балалары юк.

  Радик Мөнир улына  үзе үлгәннән соң бирелгән “Батырлык өчен” ордены аның әнисе Анастасия Семеновнага тапшырылды.  Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң райондашыбызны соңгы юлга озаттылар.

Радик Мусин Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып хәтерләрдә мәңге сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

7

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев