Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өтернәс авылында яшәүче Наҗия Мифтахованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов, Якыннары, авылдашлары котлады

Наҗия  Мөҗип кызы Мифтахова 1934 елның 3 апрелендә Иләбәр авылында Әминә белән Мөҗип гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килә. Ул үзенең балалык еллары турында сагынып та, сагышланып та искә ала.

 “Әти-әнием колхозда эшләделәр, сугыш башланганда әтием Алабугада юл төзелешендә иде. Сугыш башлануга, төнлә юл төзелешеннән кайтты, ә иртә белән без йокыдан торганчы, фронтка киткән. Шулай итеп, әни белән биш бала торып калдык. Беребездән-беребез кечкенә кызлар, әнигә сыенып елый идек. 1942 нче елны абыйны сугышка озату өчен хәрби өйрәнүләргә алалар, шул вакытта абыйга бик каты салкын тия һәм абый үлеп китә. Абыйның үлгәнен әни әтигә язмады. Әтиегезгә болай да бик авыр, ди иде. 1943 елда әтинең дә үлгән хәбәре килде. Сугыш беткәндә, мин Иләбәр мәктәбенең дүртенче классында укый идем. Сугыш бетте, дип сөенеч алуга, әни безне кочаклап: “Кешенең әтиләре кайта, сезнеке кайтмый бит!”- дип бик озак елады. Башлангычта укыганда колхоз басуына чиләк белән калган башакны җыярга чыга идек. Амбарга тапшыргач, 1 кг башакка 100 гр ипи бирәләр. Әнигә иптәшләре: “Бу ипигә рәхәтләнеп чәй эчәсез инде,”-дип әйтәләр иде. Шулай итеп, әнигә кул арасына керә башладык. Безне әни укытырга тырышты.

 5 нче класска Шекше мәктәбенә укырга бардым. 7 нче классны тәмамлагач, июнь башында  әниебез дә үлеп китте. 4 кыз әтисез дә, әнисез дә, абыйсыз да дөм ятим калдык. Олы апабыз Сәвиягә 17, ә кечебезгә 7 яшь иде. Безне балалар йортына җибәрергә теләделәр. Без дүрт кыз туган, бер-беребездән  аерылышмыйбыз дип еладык. Сәвия апаебыз безгә әни булып калды. 1949-1950 нче елларда Сәвия апа белән тракторларга чиләк-көянтәләп  су ташыдык. 17 яшь тулгач, Ключка урман кисәргә җибәрделәр. Өскә кияргә кием, ашарга ризык юк иде. Лаешка елга чистартырга бардым. Балта белән агачларны чабып өябез, тамаклар ач, кияргә кием юк, барысыннан да бигрәк өйгә кайтасы килү теләге көчле иде. Шул чор балалары күргән бөтен авырлыкны күрдем, ятимлек ачысын татыдым. Аннан соң Иләбәр фермасында сыер саудым”, дип искә ала ул яшьлек елларын.

  Ул 1957 нче елны Өтернәс авылына Мифтаховлар гаиләсенә килен булып төшә. Кохозда төрле эшләрдә эшли. Ферма ашханәсендә озак еллар терлекчеләргә ашарга пешерә. Лаеклы ялга чыкканчы гомеренең бөтен көнен намуслы хезмәт белән үткәрә. Өч балага: ике малай  һәм бер кызга якты гомер бүләк итеп, аларга югары белем алырга булыша. Озак еллар Өтернәс авылында абыстай булып иман нуры тарата. Тормыш иптәше Әнәс белән 59 ел тигез, матур гомер кичереп, 2016 нчы елда соңгы юлга озата. Бүгенгесе көндә Наҗия әби 7 оныгына, 13 оныкчыгына куанып, төп йортта улы Рамил һәм килене Вәсилә гаиләсендә бәхетле гомер кичерә. Сугыш чорының авырлыкларын башка беркемгә дә күрергә язмасын иде дип, үзенең изге догасын кылып һәр туган яңа көнгә куанып яши.

Өзелмәсен буын чылбырлары,
Ата-баба рухы шатбулсын!
Динебездә, туган телебездә
Ерак оныкларга саклансын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев